news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юып булмый торган киемнәрдән тир исен ничек бетерергә?

Лимон согына бераз су кушып, өс киеменең сасы урыннарына сөртегез.

news_top
Юып булмый торган киемнәрдән тир исен ничек бетерергә?
https://pixabay.com

Юып булмый торган өс киемнәрендәге тир исен бетерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Өске киемнәрне урамга алып чыгып җилләтсәң, исләре бетәр. Балконга элеп торырга да була.

Аш содасына бераз су кушып, куе паста ясагыз. Шушы пастаны киемнең сасы урыннарына сылагыз. Киемнең эчке ягын әйләндерергә онытмагыз! Паста кибеп беткәч, өс киеменнән щетка белән чистартып төшерегез.

Аракыны алтыга бер исәбеннән суга кушыгыз. Шушы эремәне сиптергечкә салыгыз һәм өс киеменең култык асларына, якаларына сиптереп чыгыгыз. Мондый ысул тапларны һәм исләрне дә бетерә, бактерияләрне дә үтерә.

Лимон согына бераз су кушып, өс киеменең сасы урыннарына сөртегез. Тукыма кибеп беткәч, киеп чыгып китәргә дә була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар