news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Юынырга өлгердем». Хуҗабикә хатын күз алдында мунчасы янып беткән

news_top
«Юынырга өлгердем». Хуҗабикә хатын күз алдында мунчасы янып беткән
Фото ОДН и ПР по Тукаевскому району, https://chelny-izvest.ru

13 сентябрьдә иртән тугызлар тирәсендә Тукай районының «Орбита» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Биредә 30 квадрат метр мәйданда иске мунча янып бетә.

Фаҗигане 40 яшьлек хуҗабикә хатын күреп тора. Аңа зыян килмәгән.

Хуҗабикә сүзләренчә, ул кичтән мунча яккан, кереп юынып чыккан. Иртән тәрәзәгә караса, мунча түбәсе астыннан куе төтен чыга.

Мунча иминиятләштерелмәгән булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар