Юылмаган тәрәзәләр...
Сәрия апа үгүген өстәлгә куйды да, авыр сулады. «Булды инде бу, ватылып чыкты», — дип уйлады һәм яңа үтүк алырга каян акча табарга икән дип баш вата башлады.
Сәрия апаның пенсиясе бик аз, аның да яртысы квратплата түләргә, даруларга һәм башка вак-төяк көнкүреш кирәк-ярагына тотыла. Ә калганы азык-төлеккә. Яңа үтүк алу аның айлык бюджетына кермәгән иде шул.
Берничә ел элек ире вафат булгач, Сәрия тормышның ямен югалтты. Аны улы Артур да бик борчый иде. Беркайда да эшләми, дуслары белән кәеф-сафа корып йөри, әнисе белән бер фатирда аның «җилкәсендә» яши. Эшкә урнашу, акча эшләү уенда да юк иде ат кадәр егетнең.
Ә кызы Тәнзилә әтисе вафатыннан соң әнисен белән сүзгә килде, хәзер Сәрия апа белән аралашмый. «Менә шулай уза икән картлык», — дип уйлады Сәрия апа. — «Әле бит 55 яшь кенә, ә тормышта бер яхшы нәрсә юк. Бары тик ватык-җимерек әйберләр генә. Ә алга таба нәрсә? Юылмаган тәрәзәләр һәм бетте, ахыргы чик шушымы?» — дип еш уйланды ул.
Дөрестән дә, соңгы берничә елда йортында юылмаган пычрак тәрәзәләр артты шул. Күршедәге пенсионер карчыкларның тәрәзә юу көченнән килми. Сәриянең дә гел ялтыратып чистартып торырга вакыты җитми.
Көтмәгәндә ишек шакыдылар. Сәрия апа ишекне ачты да катып калды. «Тәнзилә, кызым!» — дип кочаклап алды ул бусагада торган хатын-кызны. Кызы әнисенең кочагыннан чыкты. Ишек тоткасына җирәнеп кенә кагылып, фатирга узды.
«Ничек хәлләрең, әни?» — дип берни булмагандай сорады. Әйтерсең ярты сәгать элек кибеткә чыгып киткән дә, кире кергән.
«Менә үтүгем ватылып чыкты әле», — диде аптыраудан Сәрия апа.
Берничә көннән фатир танырлык түгел иде. Тәнзилә бөтен җирне гөл итеп җыештырып чыкты, яңа кер юу машинасы, телевизор, суыткыч, һәм әлбәттә, үтүк сатып алды. Өйгә күптән онытылган камыр ризыклары исе тулды. Сәрия апаның кабартмалары һәрвакыт тел йотмалы була иде.
Тәнзилә энесе белән кухняда чәй эчеп утырганда Артурга әйтеп куйды: «Нәрсә, хәзер канәгатьме инде син? Син хатта сораганча, барысын да эшләдем», — диде. Артур чәенә тончыкты, «Нинди хат?» - дип апасыннан сорады.
Бактың исә, әнисенә ярдәм итүне сорап язган хатны Тәнзиләгә энесе җибәрмәгән икән. «Нинди шаяртулар инде бу?», — дип уйлады Тәнзилә. «Әни мәңге болай яза алмый, телефоннан язуның нәрсә икәнен дә белми. Кем икән соң бу алайса?» — дип баш ватты Тәнзилә.
Бу хатның сере күршеләре Вәрис абый кергәч чишелде. Хатны ул язган икән бит! «Әтиегезнең вафатыннан соң Сәриянең болай бетеренүенә түзәр әмәлем калмаган иде. Бөтен дөньяны үзенең генә тартып барырлык рәте юк әниегезнең. Фатирдагы пычраклык урамга кадәр күренеп тора, әнә тәрәзәләр ничек тузанга, пычракка батып беткән. Ә сине, Тәнзилә, уңышлы гына кияүгә чыккан, җитеш тормышта яшисең дип ишеткән идек. Ә нишләп әниеңне бөтенләй оныттың соң?» — дип шелтәләп алды Вәрис абый.
Тәнзиләгә күрше абыйның бу сүзләреннән, үзенең ваемсызлыгыннан оят булды. Җиңел сулап куйды һәм әнисе янына ешрак кайтып йөрергә вәгъдә итте. Фатирда ярты ел хөкем сөргән сагыш, кайгы-хәсрәтнең эзе дә калмады. Чип-чиста тәрәзәләр бөтен урамга күренеп балкып тора иде.
Киңәш-табыш иткәннән соң, шактый еллар тол яшәгән Вәрис абый белән Сәрия апа кушылып, гаилә корып яши башлады. Вәрис абый хуҗалык эшләрендә генә ярдәм итеп калмады, шалапай Артурны да акылга утыртырга ярдәм итте. Сәрия апа да танымаслык булып үзгәрде. Мәхәббәт, кайгырту, игътибар аңа картлык, ялгызлык турындагы уйлардан арынырга ярдәм итте.