Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юылмаган савыт-сабада тараканнар чаптырып йөри, кулланылган шприцлар аунап ята...

Чаллыда 42 яшьлек ир-ат үз фатирында наркопритон оештырган.

news_top_970_100
Юылмаган савыт-сабада тараканнар чаптырып йөри, кулланылган шприцлар аунап ята...
Чаллы полициясе хезмәткәрләре наркопритон оештыруда шикләнелгән 42 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Аннан тыш, фатирга көн саен йөргән биш кеше тоткарланган. Бу хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә.

Наркопритон Чаллы "панелька"ларының берсендә урнашкан. Өендә наркоманнарны җыеп ятучы адәм өстеннән күршеләре гариза язган. Тәртипсез күршедән гаҗиз булганнар, күрәсең.

Полиция хезмәткәрләренә ишекне бер хатын-кыз ачкан. Фатир эченә үткәч, полиция наркотик матдәләр җитештерү җиһазлары, пакетларга тутырылган наркотиклар һәм дистәләгән кулланылган шприцка тап булганнар. 



Бу фатирны наркоманнар күптән "яратып" өлгергәннәр икән. Фатир исә инде күптән чүплеккә әйләнгән булган - стеналардан купкан обойлар асылынып төшкән, бөтен җирдә чүп-чар аунап ята, юылмаган савыт-сабада тараканнар чаптырып йөри. Видеосын моннан карагыз. 

Кулга алынган кешеләрне хастаханәгә озатканнар, аларның канында наркотик матдәләр барлыгы ачыкланган. Наркоманнар учетка алынган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100