Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юылмаган сантиметр калмады»: Ләйлә Галиева президентка шалтыраткан

Башкортстан җырчысы ризык тулы өстәл артына утырып, колагына груша куеп фотога төшкән.

news_top_970_100
«Юылмаган сантиметр калмады»: Ләйлә Галиева президентка шалтыраткан
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Башкортстан җырчысы Ләйлә Галиева грушаны телефон итеп, президентка шалтыратуы турында язган.

«Алё! Бу үзизоляция озакка барыр микән? Нинди тишек-пошык бар, җыештырып бетердек. Авылдагы җәйге, көзге, кышкы эшләргә кадәр эшләп бетерәбез бит инде, пешермәгән ризык калмады бит… "Нишләргә тагын?" - дип президентка шалтыратып утырам. Ә сездә карантин ничек үтеп бара?» - дип язган җырчы.

«Ләйлә, симерә күрмә әле. Аш-суга оста икәнеңне аңладык. Тукта!», «Май азагында нәрсә аша сөйләшербез икән», - дип куркуга төшкән кайбер инстачылар.

«Россия президентына шалтыратасыздыр?» - дип кызыксынган икенчесе.

Җырчының виртуаль дуслары да үз хәлләрен язган. Кайберәүләр гел эштә икән, башкаларның карантинына кызыгуларын, эшләрен эшләргә берәр атна карантин теләүләрен язган.

«Авылда эш бетә торган түгел, сезгә эш табылыр. Менә безгә фатирда ни эшләргә икән, бер тишек тә калмады җыештырмаган»;

«Кайтып, рәхәтләнеп ятыр урыныгыз булгач, кадерен белеп, пешеренеп тик ятыгыз. Сез әниегез янында, бернинди коронавирус та тимәс. Гөрләшеп ятыгыз»;

«Җыештыру беләнмени, артыннан ук тузып бетә. Өй тулы кеше»;

«Бездә дә эш бетте. Нәрсә эшләргә белмим»;

«Биш вакыт намаз укысаң, көн бик тиз уза»;

«Юылмаган сантиметр калмады»;

«Безнеке башланмаган әле. Ике бала өйдә укый, ирем өйдә укыта, кечкенәсенә күз-колак булырга кирәк. Тавышланмасын өчен аның көен көйләргә кирәк. Укулары беткәнче, эшләмичә дә арып бетәм»;

«Аллага шөкер, Ленинград блокадасы түгел бит… Авылда ашыйбыз да, эшлибез дә»;

«Сезнең эшегез беткән, ә безнеке башланмады да бит әле».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100