Мәгърифәт дәүләт университетының гомуми биология һәм биоэкология кафедрасы доценты, биолог Виталий Наполов «Газета.Ru» басмасына биргән әңгәмәсендә юылмаган бакча җиләген ашауның куркынычы турында сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, җиләк өслегендә авыру тудыручы бактерияләр һәм паразитларның күкәйләре булырга мөмкин. Шуңа күрә юылмаган җиләк ашау ротавирус инфекциясе, дизентерия яки гельминтлар белән зарарлануга китерергә мөмкин.
Җиләкне ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк. Моның өчен бүлмә температурасындагы яки җылырак агымсу куллану киңәш ителә. Биолог кисәткәнчә, артык кайнар су кулланырга ярамый, чөнки ул җиләкне йомшарта һәм аның тизрәк бозылуына сәбәп була.
Моннан тыш, сабын, сода, серкә яки көнкүреш химиясе кебек өстәмә чаралар кулланырга киңәш ителми. Белгеч аңлатуынча, мондый ысуллар алма, әфлисун кебек каты кабыклы җиләк-җимешләр өчен генә туры килә, бигрәк тә алар озак саклау өчен махсус составлар белән эшкәртелгән булса, диелә хәбәрдә.