Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юылган бәрәңге яхшырак сакланамы?

news_top_970_100
Юылган бәрәңге яхшырак сакланамы?
Фото: © "Татар-информ"

Бакчачыларның кайсыберләре бәрәңгене базга юып сала. Күпләре түгел, әлбәттә, ләкин бик активлары, виртуаль киңлектәге киңәшләрне чын-чынлап үти торганнары. Бу турыда «АиФ» яза.

Әлеге мәсьәләгә агроном Денис Терентьев ачыклык керткән.

«Әйдәгез, бәрәңгене юып базга салуның реаль плюсларын карыйк. Алар ике: беренчедән, чиста бүлбенең бөтен деффектлары күренә, сакларга ярыймы-юкмы икәне шунда ук ачыклана. Икенчедән, чиста бүлбе саклый торган урында чисталык булдыра – бу да начар түгел.

Ә хәзер минусларын карыйк. Беренчесе – бәрәңгене юу процессы саклауга салу вакытын шактый озынайта. Икенчесе – тәҗрибәсез бакчачы бүлбеләрне киптереп бетермәскә мөмкин, бу исә черүгә китерә.

Формаль яктан карасаң, хисап тигез. Ләкин иминлекне сайларга кирәк. Чынлыкта бәрәңгене саклаганда чисталык түгел, бүлбеләрнең тиешенчә кипкән булуы мөһим. Дөрес итеп киптерелгән бәрәңге, чиста булса да, пычрак булса да, яхшы саклана. Шуңа күрә юу этабын төшереп калдыру хәерле. Ышанычлырак булыр», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100