Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЮХИДИ хезмәткәрләре, гадәттә, юлда нинди машиналарны туктата?

news_top_970_100
ЮХИДИ хезмәткәрләре, гадәттә, юлда нинди машиналарны туктата?
Фото: © «Татар-информ»

РФ Хөкүмәте каршындагы юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнар буенча эшлекле төркем әгъзасы Дмитрий Попов ЮХИДИ хезмәткәре машинаны туктату ихтималы булган биш очракты атады. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләде.

Туктату өчен беренче сәбәп – машинада юл-транспорт һәлакәтеннән соңга охшаш җитешсезлекләр булу. Бу очракта инспектор машина авария урынын калдырып китмәгән микән дип тикшерә.

«Туктатуның сәбәпләре транспорт чарасын эксплуатацияләүне боза торган төзексезлек билгеләре булу, тышкы яктылык приборларын куллану кагыйдәләрен бозу булырга мөмкин», – дип санап үтте агентлык әңгәмәдәше.

Шулай ук сезнең транспорт чарасы яки охшаш бер типтагы машина эзләүдә булса, ЮХИДИ хезмәткәре туктатачак һәм документларны тикшерәчәк.

Әгәр машина йөртүче алкогольле эчемлекләр эчкәнгә яки дару препаратлары тәэсирендә булганга охшаса, аны шулай ук тикшерү өчен туктатачаклар, дип йомгаклады эксперт.

Попов билгеләп үткәнчә, сезне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмасын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм игътибарны җәлеп итмәскә генә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100