Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ЮХИДИ торганын башка йөртүчеләргә кисәтеп фаралар яндырган өчен ничә сум штраф салалар?

news_top_970_100
ЮХИДИ торганын башка йөртүчеләргә кисәтеп фаралар яндырган өчен ничә сум штраф салалар?
"Татар-информ" архивы

Юлда барганда, башка машина йөртүчеләр фараларын яндырып-сүндереп алганын күзәтергә була. Алар, шулай итеп, юлда ЮХИДИ инспекторлары торуын кисәтә. Кайсыбер чакта мондый сигналлар өчен административ штраф салалар. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Әлеге очракны ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников «ЗР» басмасына интервьюда аңлаткан. Еракка яктырта торган фараларны куллану «Юл йөрү кагыйдәләре»ндә (ПДД) регламентланган. Еракка яктырта торган фараларны шәһәрара трассаларда кулланырга ярый. Тик бу башка машина йөртүчеләрнең күзен чагылдырмаска тиеш. Шәһәр эчендә еракка яктырта торган фараларны бары тик узарга чыгу турында хәбәр итү өчен генә кулланырга ярый.

ПДД 19.11 пунктында әйтелгәнчә, «узу маневры турында кисәтү өчен тавыш сигналы урынына яки аның белән бергә яктылык сигналы бирергә була, ул якыннан яктырта торган утны ерактан яктырта торган ут белән кыска вакытка алмаштырудан гыйбарәт». Әгәр машина йөртүче беркемне дә узарга җыенмаса, ләкин фара белән сигнал бирсә, бу гамәл Юл йөрү кагыйдәләрен бозу булып бәяләнә.

Шулай ук, кайсыбер «лихачлар» «хәрәкәтне тормозлый» дип санап, алдан акрын бара торган машинага фаралар белән яктыртып алу да кагыйдә бозу булып бәяләнә. Бу сигналлар хәрәкәтнең башка катнашучыларын хөрмәт итмәүне күрсәтә, еш кына Юл йөрү кагыйдәләрен бозуга китерә.

КоАП РФ 12.20 маддәсе буенча, «тышкы яктылык приборларын һәм тавыш сигналларын куллану кагыйдәләре бозу» өчен 500 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза карала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100