Россия депутатлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны 50 процент ташлама белән түләү мөмкинлеген кире кайтарырга тәкъдим итә. Тиешле закон проекты социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов җитәкчелегендәге парламентарийлар төркеме тарафыннан әзерләнгән. Документ инде Дәүләт Думасына җибәрелгән, дип хәбәр итә РИА «Новости».
2025 ел башыннан штрафларны түләгәндә ташлама күләме 25 процентка кадәр киметелде. Инициатива авторлары, мондый үзгәрешләр бурычларны мәҗбүри түләтү белән шөгыльләнүче органнарның артык йөкләнешенә китерергә мөмкин, дип саный. Алар бәяләвенчә, 50 процентлы ташламага кайту бу хезмәтләргә басымны киметергә ярдәм итәчәк.
Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, Россиядәге һәр өченче кеше автотранспортка ия – 1000 гражданга уртача 322 автомобиль туры килә. Шуңа күрә штрафларны вакытында түләү мәсьәләсе миллионлаган гражданга кагыла.
Өстәмә рәвештә түләү срокларын сыгылмалырак итү тәкъдим ителә: штрафны карар кабул ителгән көннән алып беренче 20 көн эчендә түләгәндә максималь ташламаны саклап калырга, ә алдагы 10 көндә түләгәндә азрак, әмма шулай да гражданнар өчен отышлы ташлама булдыру тәкъдим ителә.
Нилов әйтүенчә, иске системаны кайтару идеясе яңа түгел – шундый ук модель берничә ел дәвамында уңышлы эшләп килде. Ул штрафлар җыюның үсүенә ярдәм итте һәм бер үк вакытта судларга һәм башкарма хакимият органнарына йөкләнешне һәм шикаятьләр санын киметте. Элегрәк аның мондый инициативалы канун проекты кире кагылган иде, әмма аннары шуңа охшаш альтернатива кабул ителде, диелә хәбәрдә.