Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ютуб»ы да бетә бугай: «YouTube»ка алмаш булган «Платформа» сервисын тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
«Ютуб»ы да бетә бугай: «YouTube»ка алмаш булган «Платформа» сервисын тәкъдим иттеләр

Россиядә «Rteam» компаниясе «Платформа» сервисын тәкъдим итте, ул «YouTube» видеохостингы аналогы буларак тәкъдим ителә. Презентация Интернет-технологияләр төбәк иҗтимагый үзәгенең медиаүзәгендә узды, дип яза ТАСС.

Россиядә Америка платформасына алмаш дип тәкъдим ителгән сервислар бар инде. Болар, мәсәлән, «RuTube» һәм «VK Видео». Дөрес, алар барыбер «Ютуб»ны кысрыклап чыгара алмады.

Ә бу сервис «YouTube»ка якынрак интерфейс һәм функционал тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.

Платформада тәкъдимнәр һәм видеоларны үстерү инструментлары, блогерлар өчен аналитика системасы эшләгәннәр. Видеороликларны 4К сыйфатында һәм рус һәм инглиз телен тану системасы булганда субтитрлар белән карап була. «Rteam» генераль директоры Андрей Талызин сүзләренчә, хәзер «Платформа» секундына 240 мең сорау эшкәртә ала.

Сервиста кыска видеороликлар форматы да булачак, бу » «YouTube»тагы «Shorts» форматы кебек була. Модерация системасы да бар – Россия законнарын бозган һәм Россиягә каршы риторика булган контент чикләнәчәк.

Яңа сервис – Америка видеохостингының тулы күчермәсе дияргә була. Баштарак Дәүләт Думасында «YouTube»ка «нормаль альтернатива» барлыкка килүгә үк, аны блокировкалау мөмкинлеге турында әйткәннәр иде.

Әмма шунысын билгеләп үтәргә кирәк – «Инстаграм» тыелган сайтлар исемлегенә кергәч, аны алыштыра торган «Росграм» челтәре булачак, дип вәгъдә ителде. Ул бар, әмма кулланылышка кереп китә генә алмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100