Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ютубта татар проекты — «Таң»: «Сез чакырдыгызмы әллә, хәшәрәтләр?»

КФУ студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалетдинов «Татар-информ»ның Ютуб каналында яңа видеопроект - «Таң» тәкъдим итте. Шул уңайдан, алар Ютубта булган проектларга беркадәр күзәтү ясады һәм яңа проектның үзенчәлекләре хакында сөйли.

news_top_970_100
Ютубта татар проекты — «Таң»: «Сез чакырдыгызмы әллә, хәшәрәтләр?»

Бу проектны башлаганда без татар ютубында булган күп кенә контентка күз салдык, аларны анализладык. Бу анализ һәм уйланулар безне төрле яктан фикер йөртергә, татар Ютубына башка яктан карарга этәрде.

Бүген Ютуб платформасында меңләгән интервью авторлар ыбар, бу тенденция соңгы вакытта татарга да керә башлады. Шул уңайдан Ютубта татар телендә чыккан интервьюларның саны нык артты. Шуларга күз салып үтик:

«Әле»

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Ютуб каналында үзенчәлекле формат эшләнелә. «Әле» кунаклары арасында: президент та, министрлар да, театр артистлары да, композиторлар да бар. «Әле» — сәнгатьне төрле рәвештә күрсәтеп, аның чиге булмавын исбат итә, шул рәвешчә тамашачыга тәкъдим итә.

«Өр яңа проект»

Шулай ук Камал театры проекты дияргә була. «Шәрык клубының» инстаграм һәм ютуб битендә «Өр яңа проект» чыга башлады. Бу проект тулысынча Камал театры артистлары белән эшләнелә.

«Әй язмыш, язмыш»

ТНВ каналында һәм аның Ютубында «Әй язмыш, язмыш» проекты. Бу проект күбрәк татар эстрадасына, көн саен экранда күрә торган шәхесләр катнашында эшләнә. Кунаклар арасында җырчылар, шоуменнар, продюсерлар, блогерлар бар. Алып баручысы — Зәмирә Рәҗәпова.

«Ком сәгате»

ТНВ каналында тагын бер проект бар. Ул — «Ком сәгате». Ул тулысынча телевизион форматка туры китереп эшләнелә. Алып баручысы — Данил Гыйниятов.

«Гадел әңгәмә»

Былтыр «Татар-информ» Ютуб каналында «Гадел әңгәмә» проекты чыга башлады. Алып баручысы — Гадел Әхмәтҗанов.

Форматларны чагыштыру

Саналып киткән проектларның һәрберсен бер әйбер бәйли. Аларның барысы да «ике кеше» арасындагы диалог — төп рольне башкара, интервью һәм кадр шул форматка корылган. Без — «Таң» проектын башлаучылар бу тенденциядән баш тартырга булдык.

Әлбәттә, бу баш тартуның яхшы һәм тискәре яклары бар. Бер яктан караганда тискәре яклары күбрәк дип тә әйтсәң була. Алар арасында: диалогсыз кадр үзгәреше, динамика югалуы, бер теманың икенчесе белән кушылуы. Ләкин эшләп карамыйча белеп булмый. Шуңа күрә без бу авыр форматны үз җилкәбездә тартып карарга булдык.

Зур проект башлау — шундый ук зур сораулар тудыра: кемне кунак итеп чакырырга, кайда төшерергә, проектның концепциясендә нинди алымнар кулланырга, нинди аудиторияне төп аудитория итеп сайларга һәм башка бик күп мөһим детальләр.

Безнең проектның үзенчәлекләре:

Беренчедән кадр эчендә — төп геройдан башка катнашучылар булырга тиеш түгел. Кунакның хисләрен, эмоцияләрен күрсәтү, аңа игътибарны арттыру өчен кадрны тулысынча аңа бирәбез.

Икенчедән, динамика. Әлбәттә, кадр эчендә динамика мөһим әйбер. Мәсәлән «Әле» проектында һәр 10-30 секунд саен кадр 4-5 тапкыр үзгәрә. Бу яктан без минуста, ләкин әлеге мәсьәләне икенче чыгарылышларда эшләп бетерербез дип өметләнәбез.

Өченчедән, фон. Безнең фикеребезчә, «Әле» проекты күзгә ташлана. Театр сәхнәсендә, шул атмосферада эшләнелгән кадр әлбәттә күз өчен «тәмле» һәм эстетик яктан матур күренә.

Ни өчен «ТАҢ»?

«Проектның исемен без озак уйламадык, бары тик аның язылышында ничә сүз кирәклеге генә бәхәсләр тудыра иде. «ТАҢ АТКАНДА» дип тә уйлап карадык, әмма нәтиҗәдә, сайланганы — «ТАҢ» алды. Ул тулаем безгә туры килгән концепция тудыра.

«Һәр таң — кешегә яңа фикерләр, тирән уйлар, онытылмас хисләр алып килә! Һәр таң кешене үзгәртә, шул ук вакытта һәр таңның ахыры була, шуңа күрә аны күреп, тоеп калырга кирәк! Бу проект — эчке дөньясында һәр көнне „таң аткан“ кешеләр турында».

Кемнәр кунак булачак?

Уңышлы проектның төп кагыйдәсе бар. Ул: «кызык кунак», ә интервью форматы турында сүз бара икән, беренче шарты — тел байлыгы. Бүгенге көндә бу бигрәк тә актуаль. Безнең өчен мөһим детальләрне истә тотып, эчке дөньясы бай, тормышның, профессиянең чын тәмен белгән, татар милләте өчен бүген икенче «бабай» булган Әзһәр абый Шакировны чакырырга булдык. Татар өчен «беренче бабай» — Минтимер Шәрипович.

«Сез чакырдыгызмы әллә, хәшәрәтләр?»

Әзһәр абый чыннан да бик рәхәт, күңелле, җиңел аяклы кеше булып чыкты. Студия ишегеннән кереп безне күргәч, аның битендә елмаю барлыкка килде һәм ул, образга кереп, безгә: «Сез чакырдыгызмы әллә, хәшәрәтләр!» — дип, сүз башлады. Без түзмәдек, рәхәтләнеп көлдек, без көлгәч, Әзһәр абый да көлде. Ишектән керүгә үк үзенә тарта, бер сүз белән әйткәндә хисләр уята ала торган кеше! Менә нинди була ул чын артист! Безнең студиядә, йөрәкләрдә, күңелләрдә ул көнне «Менә бу артист!» дигән фикер тамга кебек сугылды. Бер сүз, ләкин ул — талантлы сүз, кызык сүз, легендар артист сүзе. Андый кешеләр аз, шуңа күрә карап калырга ашыгыгыз! «Таң» ны күреп калырга кирәк дуслар!

Алда ниләр булачак?

Яңа идеяләрне тормышка ашыру, аларны татар ютубына әкрен һәм уңышлы кертү бүген безнең төп максатларыбызның берсе. Әлбәттә «Таң» проектының алдагы чыгарылышларында сез «кунакларны» үзегез өчен икенче яктан ачачаксыз, без сезгә аларны яңа, сез әле күрмәгән яктан күрсәтергә тырышырбыз, ләкин безгә сезнең реакциягез кирәк, тамашачыбыз! Сез — безне илһамландыручы! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100