news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ютазыда әйләнеп капланган машина йөртүчесе тәрәзәдән очып чыккан

news_top
Ютазыда әйләнеп капланган машина йөртүчесе тәрәзәдән очып чыккан
Фото: Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе, "Татарстан 24" каналы

21 июньдә Ютазы районында Эстәрле – Каразирек – Урыссу юлында авариядә машина йөртүче үлә. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Renault» машинасы белән идарә итүче 1982 елда туган ир-ат исерек була. Ул зур тизлектә барганда идарәсен югалта, һәм машина юл кырыена төшеп каплана.

Ир-ат иминлек каешын арттан гына бәйләп куя, үзен эләктерми. Шул сәбәпле авария вакытында йөртүче тәрәзәдән очып чыга. Ир-ат фаҗига урынында һәлак була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар