Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ютәлне баса торган дарулар белән генә дәваланган 14 яшьлек кыз пневмониядән үлгән

news_top_970_100
Ютәлне баса торган дарулар белән генә дәваланган 14 яшьлек кыз пневмониядән үлгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Әлмәттә 14 яшьлек кыз пневмониядән вафат булган. Аны температура төшерә торган, юткерүне баса торган дарулар белән генә дәвалаганнар. Бу хакта «Mash Iptash» Телеграм-каналы яза.

Кызның 2 көн буе температурасы 38дән төшми. Әнисе парацетамол һәм шуңа охшаш дарулар белән температурасын төшерергә тырыша, тик файдасы булмый. Өченче көнгә иртән ул кызын хастаханәгә алып китә. Бала төш вакытында вафат була. Кызны ярып караучылар анда ике яклы пневмония чире булуын ачыклый.

Әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Гаепле кешегә 2 ел колония яный. Кыз мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыта торган 19нчы мәктәптә белем алган, анда Даун синдромы булган. Кызның әнисенә 52 яшь, ул күптән түгел пенсиягә чыккан.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, бу хәл – баланың туганнары һәм якыннары өчен зур фаҗига.

«Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән кайгы уртаклашабыз. Кызганычка каршы, беренчел мәгълүматлар буенча, вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгәннәр. Мондый очракларның һәрберсе һәрвакыт экспертларны җәлеп итеп хәл ителә, тикшерү үткәрелә», – диделәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100