Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ютәлдән коткара торган итальян рецепты

news_top_970_100

Алия Солтан исемле ханым ютәлдән итальян халык медицинасы рецептын тәкъдим итә:

Әби-бабайлардан калган бер итальян рецептын өйрәтим әле. Кем ютәлли, кемгә салкын тигән – аларга файдасы тиячәк. Ютәл тиз генә бетә торган әйбер түгел бит.

Электән үк әби-бабайлар халык рецептлары белән дәваланганнар. Менә шушы, монда «норка» дип аталган сортлы алманы («норкент» сорты турында сүз бара – авт.) урталайга кисеп, аннан аның үзәген алып, чистартып, табага тезәбез. Өстенә, киселгән җиренә шикәр комы я бал салырга була.

Шушы алманы пешереп, кайнар килеш ашасаң, чыннан да файдасы бар. Бөтен тын юллары ачылып китә. Үзе тәмле дә, файдалы да. Сезгә дә файдасы тисен. Норкент алмасы булмаса, башка алманы да шулай эшләргә мөмкиндер дип беләм. Дөрес, артык пешеп китмәсен өчен, монда катырак алма кирәк, – ди ул.

Халык рецептларын таныштыру максатыннан бирәбез, табиб белән киңәшү әйбәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100