Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юрий Шевчук сөйләмгә «яратамить» дигән сүз кертергә тәкъдим итә

Юрий Шевчукның «ДДТ» төркеме «Эх, тала, тала» җырын башкарган.

news_top_970_100
Юрий Шевчук сөйләмгә «яратамить» дигән сүз кертергә тәкъдим итә
Илнар Төхбәтов

Юрий Шевчук һәм «ДДТ» төркеме Башкортстанда Республика көне уңаеннан Уфа амфитеатрында чыгыш ясаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бәйрәм хөрмәтенә Шевчук сюрприз әзерләгән. Аның тәкъдиме буенча, төркемнең җырчысы Алёна Романова «Эх, тала, тала» татар-башкорт җырын өйрәнгән. Юрий Шевчук үзе бәрмә уен коралларында уйнап торган.

Юрий Шевчук тамашачылар белән аралашканда Салават Юлаев бакчасындагы асылмалы күперне искә алган. «Биредә Ленин Крупскаяны яраткан, ә мин хатынымны яраттым», — дигән ул. Шевчук Уфа амфитеатрын «гүзәл урын» дип атаган. 

Юрий Шевчук сөйләмгә «яратам» сүзеннән ясап, «яратамить» дигән сүзне кертергә тәкъдим итә. «Яратамить итәргә кирәк, сугышырга түгел!» — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100