Юлдагы чокырга төшкәннән соң, автомобильгә зыян килгән очракта, компенсация алу мөмкинлеге бар. Бу турыда Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының гражданлык-хокук фәннәре кафедрасы өлкән укытучысы Владимир Свечников сөйләгән.
Аның сүзләренчә, зыян өчен җаваплылык юлның тиешле участогын карап тоту өчен җаваплы булган оешмага йөкләнә.
«Бу позиция турыдан-туры Россия Югаргы суды тарафыннан беркетелгән. Дәгъва өчен нигез булып Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 1064 нче маддәсе тора. Моннан тыш, юл хезмәте үзенең гаепсезлеген расларга тиеш, ә йөртүчегә зыян килү фактын һәм аның чокыр белән бәйләнешен раслау җитә», – дип билгеләгән Свечников RT белән әңгәмәдә.
Мондый бәхәсләрне караганда юлдагы җитешсезлекнең үлчәмнәре дә исәпкә алына, дип өстәгән ул.
«Нормалар буенча озынлыгы 15 сантиметрдан, тирәнлеге 5 сантиметрдан артык булган һәм мәйданы 0,06 квадрат метрдан зуррак булган юл бозылуы рөхсәт ителгән чикләрдән чыга һәм юл категориясенә карап 1 көннән 12 көнгә кадәр вакыт эчендә төзәтелергә тиеш», – дип аңлаткан белгеч.
Юрист йөртүчеләргә вакыйганың барлык шартларын җентекләп теркәргә киңәш иткән.
«ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга, очракны рәсмиләштерергә, чокырның үлчәмнәрен үлчәтеп, аларны ачыкланган җитешсезлекләр актына керттерергә, схема төзергә һәм урынга бәйләп фотосурәтләр ясарга кирәк. Мондый материаллар булмаса, суд юл хезмәте ягын кабул итәргә мөмкин», – дип ассызыклаган Свечников.