Социаль челтәрләрдә «кредит яки ипотека ябу өчен» акча җыю тренды барлыкка килде. Ул салым органнары тарафыннан счетларны ябу һәм мошенниклык яки законсыз эшмәкәрлек факты буларак расланса, хәтта, җинаять җаваплылыгы белән дә яный. Бу хакта хокук сакчысы, юрист-блогер Евгения Сабитовага сылтама белән РИА Новости яза.
Социаль челтәрләрдә язылучылардан акча җыю тренды популярлашып килә. Контент ясаучылар бу акча «ипотека яки кредит ябуга» тотылачак, дип белдерә. Йөзләгән мең карау җыйган трендның асылы – блогерга 50 яки 100 сум акча җибәрү.
«Социаль челтәрләр аркылы акча җыю практикасы закон тарафыннан тыелмаган, тик кайбер очракларда хокукый куркынычы булырга мөмкин», – дип сөйләгән Евгения Сабитова.
Әгәр кеше социаль челтәрләрдә аудиторияне акча җыю максаты яки үзенең чын финанс хәле турында ялгыш фикергә кертсә, мондый гамәлләр Россия Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча мошенниклык буларак квалификацияләнергә мөмкин, һәм аңа ун елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный, дип аңлаткан юрист.
Сабитова сүзләренчә, банк счетына системалы рәвештә акча килеп торса, бу Россия Салым кодексы таләпләрен үтәү буенча салым органнарының игътибарын җәлеп итәргә мөмкин. Моннан тыш, шикле транзакцияләр ачыкланган очракта, банклар «Керемнәрне үзләштерүгә каршы тору» законы нигезендә операцияләрне туктатырга хокуклы.