news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юрист ни өчен кибеттә һәрвакыт чек алырга кирәк икәнен аңлатты

news_top

Кибеттә товарлар сатып алганда һәрвакыт чек алырга кирәк. Чексыз гарантия хезмәте күрсәтелми, товарны кире кайтарып та булмый. Товарның берәр җитешсезлекләре ачыкланган очракта компенсация алыр өчен шулай ук чек кирәк. Бу хакта РИА Новостига юрист Лилия Ширяева сөйләгән.

«Кассир һәрвакыт чек бирергә тиеш. Әгәр бирми икән, бу закон бозу була. Чек — сезнең товар сатып алуыгызны раслаучы төп дәлил, шуңа күрә аны һәрвакыт алырга кирәк. Чектан баш тарткан очракта товарны кире кайтарып та, гарантия хезмәтеннән файдаланып та, нинди дә булса җитешсезлек өчен компенсация алып та булмаячак», — диде ул.

Әгәр кассада чек бирмәсәләр, аны кассирдан сорап алырга кирәк. Алай да бирмәсәләр, администраторга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә белгеч.

«Әгәр мәсьәләне администратор да хәл итмәсә, ике кәгазь битенә шикаять язарга, кәгазьләрнең берсен кибет администрациясенә тапшырырга кирәк», — ди Ширяева.

Мондый шикаятьләрне Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, салым хезмәте һәм прокуратура карый, дип аңлатты юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар