Юрист машина тәгәрмәчләрен подъездда саклаган өчен зур штраф янавы турында кисәтте
Автомобиль тәгәрмәчләрен подъездда саклаган өчен 15 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта юридик фәннәр кандидаты, Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы доценты Ольга Леонов сөйләде, дип яза «Радио 1» сайты.
Ул искәрткәнчә, фатир хуҗалары уртак кулланылыштагы урыннардагы кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Мондый урыннарга әйбер тутырылмаска тиеш һәм боларга подъездлардагы баскыч мәйданчыклары да керә. Янгын чыккан очракта тәгәрмәчләр йөрергә комачауласа, хокук бозучыга административ җаваплылык яный. Гражданнар өчен штраф күләме 5 меңнән 15 меңгә кадәр.
Шул ук вакытта, әгәр подъездда сакланган тәгәрмәчләр янгын чыгуга, чит милеккә яки кеше сәламәтлегенә зыян килүгә сәбәп була икән, җәза арта. Мондый очракларда гражданнар өчен штраф 40-50 мең сум була.
Юрист сүзләренчә, кайбер очракларда гаепле кешегә зыян күрүченең чыгымнарын да капларга туры килә. Вазифаи затларга мондый хокук бозулар өчен күпкә җитдирәк җаваплылык каралган, дигән ул.