Агачлар ауганда машиналары зыян күргән кешеләр беренче чиратта бөтен зыянны һәм бу хәлнең шартларын теркәргә, аннан соң компенсация өчен иминият компаниясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу хакта юрист, Россия юристлары ассоциациясе каршындагы Кутафин исемендәге МГЮА базасында юрист-блогерлар берлеге әгъзасы Валентина Бачурина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, мөмкин кадәр күбрәк дәлил җыярга кирәк.
«Автомобильнең торышын, килгән зыянны, юл билгеләрен, адрес язылган такталарны, тирә-яктагы мохитне, агач кәүсәсендәге һәм автомобильдәге зарарланган урыннарны фотога һәм видеога төшерергә кирәк. Монда ни кадәр күбрәк, шулкадәр яхшырак, дигән принцип эшли», – дип аңлаткан ул.
Килгән зыян өчен җаваплылык Россия Гражданлык кодексының 1064 маддәсе нигезендә билгеләнә һәм территорияне карап тору өчен җаваплы булган оешмага яки затка йөкләнә, диде ул. Әйтик, әгәр агач ишегалдында ауган булса, җаваплылык идарәче компаниягә, ә парк һәм скверда ауса, муниципаль хезмәтләргә, ә шәхси территориядә аның хуҗасына йөкләнә.
Гаеп булган очракта, мәсәлән авария хәлендәге агач үз вакытында киселмәгән булса, зыян капланырга тиеш. Юкса, автомобиль хуҗасына компенсация түләтүне суд аша дәгъваларга туры килергә мөмкин.
Юрист шулай ук иминият нечкәлекләрен дә аңлатты: түләүләр КАСКО полисы аша мөмкин, тик мондый очраклар һәрвакытта да имният каплавына керми һәм моны килешүдә төгәлләштерергә кирәк. Ә ОСАГО полисы мондый очракларны капламый, диде ул.