Юрист: Мәктәптә челтәр һәм ремонт өчен акча җыю – әти-әниләр теләге буенча гына була ала
Мәктәп укучыларының әти-әниләре пәрдәләргә, чәчәкләргә һәм сыйныф өчен кирәк-яракларга акчаны бары тик үз теләкләре буенча гына тапшыра ала, мәктәпне финанслау ата-ана бурычларына керми. Бу хакта юрист Тимур Маршани РИА Новостига сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, сыйныф кирәк-яраклары өчен акча җыю еш кына мәктәп тормышының мәҗбүри өлеше буларак кабул ителә, әмма закон тарафыннан мондый практика мәҗбүри түләү бурычы куймый. Мәгариф турында законның 44 маддәсендә әти-әниләрнең бурычлары санала, һәм алар арасында мәктәпне финанслау юк. Ата-аналар комитеты карары да акча җыюны мәҗбүри түләүгә әйләндерми.
Юрист аңлатканча, белем бирү процессын матди-техник яктан тәэмин итү мәктәп компетенциясенә керә, шуңа күрә челтәрләрне, җиһазларны, ремонт һәм башка чыгымнарны мәҗбүри взнос буларак гаиләгә аударып калдырырга ярамый. Әти-әниләр үз теләкләре белән мәктәпкә акчалата яки җиһазлата ярдәм итәргә хокуклы. Чәчәкләр һәм бүләкләр белән дә шул ук принцип – сатып алуда катнашырга мәҗбүр итәргә ярамый.
Акча тапшырудан баш тарту балага карата мөнәсәбәткә, аны дәресләргә кертүгә яки билгеләренә тәэсир итә алмый. Әгәр акча җыюда мәктәп тарафыннаан басым ясала икән, әти-әниләр директорга, гамәлгә куючыга, мәгариф идарәсе органына яки прокуратурага мөрәҗәгать итә ала. Ата-аналар акчаны бары тик үз теләкләре буенча гына тапшыра ала, дип йомгаклаган Маршани.