Юрист: «Больничный, донорлык һәм диспансеризация эшкә килмәү сәбәбе була ала»
Җитди сәбәбе һәм аны раслаучы документлары булса, хезмәткәрнең эшкә килмәве прогул дип саналмый. Бу хакта юрист Мария Беловага сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, мондый сәбәпләргә вакытлыча эшкә яраксызлык (больничный), шул исәптән гаилә әгъзасын карау, йөклелек, донорлык, диспансеризация һәм санаторий-курортта дәвалану керә. Эшкә чыкмауның законлы булуын больничный, белешмә яки тикшеренү һәм дәвалануга юллама белән расларга мөмкин.
Шул ук вакытта юрист хезмәткәрнең эш бирүче белән алдан килешмичә эшкә чыкмавы һәм чираттагы яисә түләүсез ялны рәсмиләштермәве прогул дип бәяләнергә мөмкинлеген билгеләп үткән. Эшкә чыкмау өчен сәбәпнең булуы гына түгел, аны документлар белән раслау да мөһим, диелә хәбәрдә.