2026 елда балалы гаиләләргә 189 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин булган яңа еллык түләү каралган. Шулай ук бала бер яшь ярымга җиткәнче аны тәрбияләү буенча пособиеләр күләме дә артачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына юрист Иван Курбаков сөйләгән.
«Төп яңалык — ике һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен еллык социаль түләү. Аны алу өчен өч шарт үтәлергә тиеш: әти-әнинең икесе дә рәсми рәвештә эшләргә тиеш, гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән керем 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш һәм алиментлар буенча бурычлары булмау зарур. 2025 ел өчен гаризаны беренче июньнән тапшырырга мөмкин булачак», – ди юрист.
Шул ук вакытта, юрист сүзләренчә, 17 яшькә кадәрге балаларга бирелә торган бердәм пособие һәм йөкле хатын-кызлар өчен пособиегә таләпләр катгыйлана. Хәзер гаиләнең хезмәткә яраклы әгъзаларының 12 айлык табышы сигез минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) ким булмаска тиеш (элек бу күрсәткеч дүр иде). Бала бер яшь ярымга җиткәнче аны тәрбияләү буенча айлык пособиенең иң югары чиге 83 мең сумга җитәчәк
Моннан тыш, ярдәм итүнең элеккеге чаралары да үз көчендә кала: бала туганда бирелә торган бердәм түләү һәм ана капиталыннан 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү, дип нәтиҗә ясый белгеч.