Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юрий Шатуновның мәетен кремацияләгәннәр

news_top_970_100
Юрий Шатуновның мәетен кремацияләгәннәр
"Татар-информ" архивы

«Ласковый май» төркеменең элеккеге солисты Юрий Шатунов мәетен Мәскәүдә кремацияләгәннәр. Бу турыда RT телеграм каналы хәбәр итте.

Артист мәетенең көленең бер өлешен Германиядә җирлиләр. Биредә аның туганнары яши. Туганнары сүзләренчә, Юрий Шатунов исән чагында ук шул хакта әйткән булган. 

Җырчыны 28 июньдә җирлиләр. Хушлашу мәрасиме ябык була. Көлнең икенче өлешен Германиягә алып китеп, тагын бер хушлашу чарасы оештырыла, диелә хәбәрдә.

Мәрхүм җырчы белән Троекуров зиратында ике көн дәвамында хушлаштылар. Кичә аны җанатарлары соңгы юлга озатты, бүген мәтам чарасына туганнары һәм хезмәттәшләре килде. Бу турыда СтарХит хәбәр итте.

Иртәнге якта җырчылар килгән, көндез Юрий Шатуновның Германиядән кайткан хатыны һәм ике баласы булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100