Ставрополь судында Юрий Шатунов гаиләсенең продюсер Андрей Разинга карашы искы каралачак. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Искәртеп үтик, «Ласковый май» төркеменең элекке продюсеры төркемнең барлык җырларына да хокукларны үзенеке итү турында ачыктан-ачык берничә мәртәбә әйтте һәм судлашып та йөрде. Әмма 2022 елның июнендә Шатунов судта Разинны отты. Ә 2022 елның 23 июнендә Шатунов вафат булганнан соң, барлык милек, шул исәптән музыка әсәрләренә интеллектуаль хокуклар да, Россия законнары буенча, җырчының хатыны Светланага һәм балалары Эстелла белән Дэнниска күчте. Әмма Андрей Разин»җырларга барлык хокукларга да миндә булырга тиеш» дип ышандыруын дәвам итә. Һәм озакламый тагын бер суд булачак. Утырышы 14 ноябрьдә булачак дип көтелә.
Андрей Разин туып-үскән Ставрополь шәһәренең Ленин районы суды сайтында Шатуновлар гаиләсенең искы бар. Җавап бирүчеләр исемлегендә Андрей Разин, Руслан Филатов (янәсе, Разин җырларга хокукларны Русланга тапшырган), шулай ук World Media Alliance Label Inc Америка компаниясе дә бар. KP.RU басмасы аңлатма сорап, мәрхүм җырчы гаиләсенең адвокаты Сергей Васильевка мөрәҗәгать иткән.
«Башта аңлатып китим: төрле елларда Андрей Разин Ставрополь шәһәрендә композитор Сергей Кузнецов җырларына милек хокукы фактын махсус җитештерү тәртибендә тану турында берничә гариза биргән. Бу нәрсәне аңлата? Мондый процесслар барышында җавап бирүчеләр һәм өченче затлар юк, ә, бары тик гариза бирүче генә бар, бу очракта ул – Разин. Шулай итеп, 2005, 2013 һәм 2019 еллардагы суд утырышлары һәм алар буенча чыгарылган карарлар турында беркем дә белмәгән. Ә без алар турында белгәч, Юрий Шатунов белән бергә судка мөрәҗәгать иттек, чөнки Юрий Васильевичның «Ласковый май» җырлары авторы Сергей Кузнецов белән 2019 елда төзелгән килешүе бар иде. Димәк, Шатуновның хокуклары бозылган, чөнки ул Разин башлап җибәргән судлар турында берни дә белмәгән», – дип аңлаткан Сергей Васильев.
Шуны да өстәргә кирәк, Шатуновның тол хатыны Светлана адвокат Васильевка документларны (шул исәптән, иск гаризасын да) өченче затларга, бу очракта исә KP.RU басмасына күрсәтергә рөхсәт биргән.
Искта «Ласковый май» җырларына барлык хокуклар да нинди нигездә Разинныкы булырга тиешлеге күрсәтелгән. 2005 елда Ставропольдә уздырылган судларның берсендә Разинның вәкиле сөйләгәнчә, 1992 елның 29 декабрендә Сергей Кузнецов (җырларның авторы) һәм Андрей Разин арасында музыкаль әсәрләргә хокукларны тапшыру турында килешү төзелгән була. Килешү шартлары буенча, Разин интеллектуаль милек объектларына – ягъни, 27 музыка әсәренә, шул исәптән 23 җырга хокук ала. Ә 2019 елда Кузнецов шул ук 23 җырга хокукны килешү нигезендә Шатуновка тапшыра! Шушы вакыт эчендә Андрей Разин телгә алып килгән килешүнең төп нөсхәсен беркемнең дә күргәне юк. Ә соңыннан Разин вәкилләре бу килешүнең югалуын... һәм бөтенләй юкка чыгарылганын әйткән.
«2022 елда без төп җиңүне яуладык, 2005 елгы суд карарын гамәлдән чыгаруга ирештек. Нәкъ менә шул вакытта Разин 1992 елгы килешү турында беренче мәртәбә искә алды, янәсе шуның буенча ул «Ласковый май» төркеменең бөтен җырына да хокуклар алган. Ә хәзер Шатуновлар гаиләсе иск тапшырды, чөнки Разин элеккечә үк үзендә ниндидер хокуклар барлыгын раслауны дәвам итә. Ә без бөтен хокукларны, булган документлар нигезендә, суд аркылы Шатуновлар гаиләсенә кире кайтаруга ирешергә телибез», – дип сөйләгән адвокат.
Шул ук вакытта, иск турында мәгълүмат инде 1 елдан артык Америкада яшәүче Андрей Разинга да барып ирешкән.
«Күрәсең, тол хатыны мирас хокукларына керешә алмыйдыр, чөнки барысы да инде күптәннән Америкада теркәлгән һәм «Ласковый май»ның барлык җырларына да хокуклар аның хокук ияләренә теркәлгән. Һәм алар кабат Ставропольнең Ленин судына мөрәҗәгать иткән, сатлык суд. Һәм тагын нәрсәдер эшләмәкче булып тырышалар. Ә минем менә нәрсә әйтәсем килә: бу судлар бөтенесе дә – арт санны сөртә торган кәгазь генә», – дип язган Разин социаль челтәрендә.