Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган классик өчпочмак рецепты

Виталий Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары шеф-поварлар белән берлектә татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган рецепт буенча өчпочмак пешереп күрсәтте. Өчпочмакның классик рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Юныс Әхмәтҗанов язып калдырган классик өчпочмак рецепты
Владимир Васильев

Өчпочмак өчен: 90 грамм камыр. 70 грамм ит, 80 грамм бәрәңге, 15 грамм сары май, 20 грамм башлы суган, тоз, борыч, шулпа, өстенә сөртү өчен йомырка кирәк.

Өчпочмакны, гадәттә, әче камырдан, бик тиз пешерергә кирәк булганда, төче камырдан да әзерлиләр. Өчпочмак өчен ит (сарык, сыер яисә бозау ите) әйбәт була.

1. Итне, юып, сөякләреннән аералар һәм урман чикләвеге зурлыгында турыйлар. Әрчегән бәрәңгене дә шуның кадәр турыйлар һәм, каралмасын өчен, салкын суга салып торалар.

2. Аннары иләктә саркытып, иткә кушалар, вак кына тураган башлы суган, май өстиләр, тоз, борыч сибеп, барысын бергә яхшылап болгаталар, әзер эчне тирән савытка салалар.

3. Бәрәңге каралып китмәсен һәм итнең суы агып бетмәсен өчен, өчпочмакның эчен берьюлы түгел, аз-азлап кына әзерләргә кирәк. Бөтен нәрсә тигез эләксен өчен, эчен яхшылап болгатырга кирәк.

4. Башта камырны чама белән 90 граммлы кисәкләргә бүлеп әвәлиләр, аннары чынаяк тәлинкәсе кадәр итеп җәяләр. Җәймәләр өстенә әзерләгән эчне салалар һәм, камырның кырыйларын, өч җирдән күтәреп, чеметеп куялар, уртасын ачык калдырып, камырдан бөке ясап каплыйлар. Өчпочмаклык барлыкка килә.

5. Ясаган өчпочмакларны майлы табага тезәләр, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Ярты сәгать үткәч, өчпочмакларны мичтән алып, эченә шулпа салалар, аннары бөкеләп, тагын мичкә яисә духовкага куялар. Өчпочмак бер сәгатьтә пешеп җитә.

 ***

Симез каз яисә үрдәк итеннән пешергән өчпочмак тәмле була.

Моның өчен: казны (үрдәкне) чистарталар, юалар. Аннары түшкәне койрыгыннан башына таба урталай бүләләр. Ботларын һәм канатларын кисеп алалар, итен сөягеннән аерып, вак кына турыйлар.

Иткә вак итеп тураган бәрәңге, суган һәм тоз, борыч өстиләр дә әйбәтләп болгаталар. Каз (үрдәк) итен, сарык яисә сыер итенә караганда, 10-15 граммга артыграк (ягъни 75-80 грамм) салырга кирәк.

Табынга чыгарыр алдыннан өчпочмакка шулпа салалар, өстен майлыйлар. Янына шулпа яисә катык куярга мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100