Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча «Түбәтәй» торты – рецепт

news_top_970_100
Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча «Түбәтәй» торты – рецепт
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Олы Нырсы авылыннан Ләйсән Гыйниятова Юныс Әхмәтҗановның рецепты буенча «Түбәтәй» тортын пешереп алып килгән.

Кирәк була: 1 стакан он (200 гр), 1 стакан шикәр комы (200 гр), 3 данә йомырка, 450 гр каймак, 250 гр эремчекле сыр, 100-150 гр шоколад, 1 данә ананас, 3 данә киви.

– «Түбәтәй» тортын пешерү өчен: 3 йомырканы миксер белән күпергәнче болгатабыз, 1 стакан шикәр комы салабыз һәм тагын болгатабыз. 1 стакан он салабыз һәм болгатабыз. Форманың астына фольга куеп, аны формага салып, кызып торган духовкага куябыз. Ул анда 15-20 минут чамасы пешә. Пешкән бисквитны 2 кисәккә бүләбез һәм, суынганнан соң, арасына шикәр белән болгатылган каймак сылыйбыз. Арасына ананас куябыз. Икенче өлешен каплыйбыз, каймакка эремчекле сыр кушабыз. Өстен сылаганнан соң, кырыена шоколад агызабыз. Тортның өстен күңелгә ничек ошый – шулай бизибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100