Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча әзерләнгән кыстыбый

news_top_970_100
Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча әзерләнгән кыстыбый
Абдул Фархан

Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры, милли татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. 2нче балалар бакчасыннан Наилә Миңнебаева кыстыбый пешереп алып килгән.

– Халыкта аны «якмыш», «күзикмәк» дип тә әйтәләр. Исеме күп, җисеме бер – тел йотарлык ризыклар. Пешерүе дә авыр түгел.

Кирәк була: 75 г төче камыр, 130 г бәрәңге боламыгы, 20 г суган, 20 г май.

1 кг төче камыр әзерләү өчен: 600-700 г он, 200-250 г су яисә сөт, 30 г шикәр комы, 100 г ак май, 2 йомырка, тоз.

Эчлек әзерләү: бәрәңге боламыгы (1 кг бәрәңге), 60 г ак май, 1,5 стакан сөт, 1 йомырка.

Төче камыр басабыз, кисәкләргә бүленгән камырларны куна тактасында җәябез, кызган табада, чиратлап, җәймәләрне пешерәбез. Катып китмәсеннәр өчен тастымалга төрәбез. Әрчеп, бәрәңге пешерәбез, төябез, кыздырылган суган, атланмай салабыз. Бәрәңге боламыгына кайнар сөт һәм тәмләткечләр кушабыз. Һәр җәймәнең яртысына эчлекне ягабыз. Икенче ягын каплагач, май белән майлыйбыз. Балалар кызыгып ашасыннар дип, кайберләренең эченә кәтлит, помидор, сыр салдык. Заманнан калышмыйк дип, «кыстыбургер» ясадык.

Юныс Әхмәтҗанов кыстыбыйны катык белән ашарга яраткан, – дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100