«Юньсез җырым Марат белән чыкты, ә юньлесе....» – Данир Сабировның яңа клибында кем төшә?
Данир Сабиров үзенең «Язлар» дигән җырына яңа клип төшерергә җыена. Клипның төп геройлары – бик тә популяр Башкортстан блогеры, Данирның җан дусты Рөстәм Нәбиев һәм аның тормыш иптәше Индира.
Яңалыкны сторисларында Данир үзе хәбәр иткән. Рөстәмнәрдә кунакта утырганда:
«Өфе калаһына килдек әле. Марат белән минем юньсезрәк җырым чыкты. Ә юньле җырыма клипта Рөстәм белән Индира төшәчәк. Миңа чынбарлыктан алынган кадрлар кирәк. Аларны Рөстәм миңа ярты ел буе җибәрә инде… Клип әзер булып, пачти чыгып бетте. Шуңа да үзем килеп, үз кулларым белән телефонын тоттырып җибәрттерәм», – дип көлгән ул.
Данирның сөйләвенчә, клип Рөстәм белән Индираның мәхәббәт тарихына багышлана.
Данир Сабиров белән Марат Яруллинның «Исерек сөемнән» дигән җыры (юньсез җыры) чыгу хакында язган идек.