«Юньсез» туган: яхшы чакта килә, авыр чакта килми торган туганнар белән ничек аралашырга?

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә «Юньсез» туганнар» турында аңлатып, язма куйды.
Талхә ибне Габдерахман ибне Гауф (Аллаһ аннан разый булсын) Курайш кабиләсендәге тәкъва, юмарт кешеләрнең берсе иде. Бервакыт аның хатыны, ачуын яшерә алмыйча, аңа болай ди:
– Синең туганнарыңнан да юньсезрәк кешеләрне минем әле күргәнем булмады...
Талхәнең: «Нигә алай дип әйтәсең?» – дигән соравына каршы хатыны сүзен дәвам итеп әйтә:
– Синең матди хәлең әйбәт булганда, алар җыенысы да бездә, синнән аерыласылары да килми. Матди хәлең начараеп, фәкыйрьләндеңме – берсе дә юк. Шулай инде, рәте булмаган туганың янына баруда ни мәгънә?
Моңа җавап итеп, Талхә радыйәллаһү гәнһү болай дигән:
Аллаһ белән ант итәм, бу – туганнарымның ниятләре изгелектә булганга күрә шулай: хәлебез яхшы булганда, ягъни без кунакчыллык күрсәтеп аларны тиешенчә кабул итә алганда, алар килә, кунак була; хәлебез мөшкелләнеп, аларга кадер-хөрмәт күрсәтә алмаган авыррак чагыбызда исә алар, моны белеп, безне мәшәкатьләп борчымыйлар, шуңа күрә килмиләр.
***
Хәзерге тормышта да шундыйрак хәлләр җитәрлек. Әмма күпчелек очракларда без гаепләүче кешегә кушылып, «юньсез» туганыбызны әрли башлыйбыз, әле «у-у, яман, кабахәт!» дип тә өстәп җибәрәбез. Ихлас иман һәм тәкъвалык иясе, әлбәттә, алай итмәс.
Югарыда китерелгән риваятькә имам Мәварди (рәхимәллаһү гәләйһи) мондый аңлатма бирде:
Игътибар итегез әле, ничек Талхә радыйәллаһү гәнһү туганнарының беренче карашка начар гамәленә яхшы, уңай төсмер кертеп, кимсетү, түбәнсетү, хәтта хыянәт булып тоелган шул гамәлне әдәплелек, намуслылык, ягъни күркәм сыйфат итеп күрсәтә белгән. Башкалар турында якты, игелекле уй-фикер йөртүе кешенең ихлас иманлы, чиста күңелле, сәламәт фикерле булуына ишарә кылып, аның шушы дөньяда тыныч яшәвенә һәм, ин шәә Аллаһ, ахирәттә бәхеткә, ягъни җәннәткә ирешергә бер сәбәп булуын раслаучы галәмәттер. Барыбызга да яхшы үрнәк булучы галәмәт...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
(Чыганак – «Әдәп дүния үә дин», 180 б.).