Юморист, баянчы һәм мәҗлесләр алып баручы Фәрит Галиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә башындагы көйгән чәчләрен күрсәтте.
«Дуслар, учак якканда, ут чәчне өтеп алды. Әйткән иде аны әни «улым, ут белән уйнама» дип. Кеше сораса «бик күп уйлыйм мин, уйланып башны ышкып утырган вакытта янды» диярмен инде», – дип сөйли ул.