![Юмор остасы Рөстәм Хәсәнов тамашачысын «дәвалый»: «Синдә монда Нәфкать гөжли»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2023/4/13/477d4ce2187aa73dbf729c4796d94453.jpg)
Юморчы, элегрәк «Мунча ташы»нда уйнаган артист Рөстәм Хәсәнов концертларының берсендә тамашачысын «дәвалап» җибәргән.
Артист Рөстәм Хәсәнов табиб Котдус образында тамашачы янына чыга. Олы яшьтәге ир-ат янына килеп, шул ирне дәваларга тотына.
«Сула, сулама. Дыши, сулама. О-о-о, монда бит синең Нәфкать гөжли. Мыш-мыш, мыш-мыш килә. Бигрәк яшьли үзеңне карамыйсың, ә. Әзрәк җәяү йөрисеңме соң? Гел машинададыр инде. Син чирләмисеңме? Температураң юкмы? …Бик мәзәк әле. Бер килгәч-килгәч, мин сине тикшерим әле. Әйдә, температураңны үлчик...» – дип, Котдус бик тә озын ясалма градусник чыгара. Артистның бу уены тамашачының кәефен күтәргән – тулы зал халык дәррәү көләргә тотына.