Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юморчы Рөстәм Хәсәнов «сөяктәше» Рифат Зариповка шаян бүләк биргән: «Жәллибез сине»

news_top_970_100
Юморчы Рөстәм Хәсәнов «сөяктәше» Рифат Зариповка шаян бүләк биргән: «Жәллибез сине»

Юморчы Рөстәм Хәсәнов «сөяктәше» Рифат Зариповның 35 яшьлек юбилеена көтелмәгән бүләк алып килгән. Дустын котларга сәхнәгә менгән Рөстәм Хәсәновны тамашы алкышлар белән каршылый. 

«Рифат, иҗатташ дустыбыз, сөяктәшебез, сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Ябык кешене ябык кеше котларга тиеш, дип, мине җибәрделәр. Шуңа пакет та бит шәүләсез генә. Үзем сыман. 

Рифат, монда безнең уртак дустыбыз сиңа күчтәнәч җибәргән иде. Син балыкка йөрергә яратасың, дип. Менә чихон балыгы, әйеме. Үзең сыман кипкән. Аннары, ни… бөтен халык белән, тамашачылар белән сине жәллибез. Көне-төне чабасың, чикерткә сыман сикерәсең: ул җыр дип, ул концерт дип, ул программа дип, ул төркемне өстерисең. Менә ябыктың бигрәк, тазарырга кирәк сиңа. Сиңа хә вес арттырырга кирәк, әнә, Винарисны кара. Весомый кеше. Вес имеет. Сиңа да хәзер вес турырында әзрәк кайгыртырга кирәк… «Мунча ташлары» исеменнән сиңа тапшырасыбыз килә… сертификат. Фитнеска түгел, ашарга», – дип бүләген тапшыра Рөстәм Хәсәнов. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100