Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юмор хисе булмаган кешедә нинди авыру булуы ихтимал?

Деменция булган кешеләр сирәгрәк көлә, сарказмны да аңлап бетерми.

news_top_970_100
Юмор хисе булмаган кешедә нинди авыру булуы ихтимал?
https://pixabay.com

Кеше тиешле урында көлмәсә, аның сәламәтлеге белән проблемалары булуы ихтимал. Бу турыда Медикфорум сайтына сылтама белән «Челнинские известия» язды.

Галимнәр 105 кешене тикшергән. Аларга деменция диагнозы куелган. Бу гаиләләрдәге сәламәт 156 кешене дә тикшергәннәр. Катнашучылар 10-15 минут эчендә алдан килешенгән темага сөйләшеп утырган. Экспертлар аларның сөйләшүен һәм ничә тапкыр көлеп җибәргәнен карап торган.

Бу эксперимент вакытында деменциясе булган кешеләр сирәгрәк көлгән. Белгечләр фикеренчә, бу хәл деменция вакытында кешенең үзаңы түбәнәю белән бәйле булырга мөмкин.

Тагын бер тикшеренү күрсәткәнчә, кешедә когнитив функцияләр кимү билгесе — сарказм булмау. 2009 елда Калифорния университеты 175 кеше катнашында тикшеренү уздырган. Аларның күбесендә деменция яки башка төрле нейродегенартив тайпылышлар булган. Бу кешеләргә сарказм сурәтләнгән видоклиплар күрсәткәннәр. Деменциясе булган кешеләр сарказмны сәламәт кешеләрдән сирәгрәк аңлаган, диелә хәбәрдә.

  • Деменция вакытында авыру кешенең фикерләү сәләте — когнитив үзлекләре кими. Акрынлап аның хәтере, акыл сәләте, вакыт һәм пространствода ориентлашу сәләте кими, шулай ук ул кешеләрне һәм предметларны начар таный башлый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100