Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлның биеклеге метр ярым чамасы».Балалар утырган мәктәп автобусы юл кырыена төшеп киткән

news_top_970_100
«Юлның биеклеге метр ярым чамасы».Балалар утырган мәктәп автобусы юл кырыена төшеп киткән
видеодан скриншот

16 ноябрьдә иртән Владивосток юлларында көчле бозлавык була. Биредә мәктәп автобусы юл кырыена төшеп каплана. Әлеге урында трасса биеклеге метр ярым чамасы. Йөртүче тормозларга маташып карый, тик юл бик тайгак була. Автобус салонында 14 бала мәктәпкә барырга чыккан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Автобус зур тизлек белән бармый. Әйләнеп каплангач, тәрәзәләре дә ватылмаган. Балаларны салоннан чыгару өчен бер тәрәзәне махсус ватканнар», – ди шаһитлар.

8 баланы хастаханәгә алып киткәннәр, аннары өчесен амбулаториягә җибәргәннәр. Калганнарын стационарга салалар.

Автобус белән 66 яшьлек ир-ат идарә итә, аның йөртү стажы зур, резиналары да кышкы булган.

«Ике бала минеке – 2нче һәм 5нче сыйныфлар. Ничек булганын да белмим, автобус ике тапкыр әйләнеп капланган», – ди имгәнгән балаларның атасы.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100