news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юллар ябык булу сәбәпле, Әнвәр Нургалиев концертын күчерә

news_top
Юллар ябык булу сәбәпле, Әнвәр Нургалиев концертын күчерә
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Әнвәр Нургалиевның бүген Оренбургта концерты булырга тиеш булган. Юллар ябык булу сәбәпле, концерт күчерелә – иртәгә булачак.

Җырчы, 2 көн Стәрлетамакта концерт куйганнан соң, бүген Оренбургка юл алган. Юлда барганда ук: «Тышта буран, бозлавык», – дип сөйли ул. Оренбургка 100 километр кала алар туктарга мәҗбүр була.

«Оренбургта яшәүче тамашачыларым, безнең концерт иртәгегә күчерелә. Юлда буран, куркыныч юл-транспорт һәлакәтләре булган, юллар әле дә ябык. Бөтен билетлар үз көчендә кала, иртәгә барыгызны да көтеп калабыз. Аңларсыз дип өметләнәбез», – дип сөйли артист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар