Юллама турында фикерләр: Шәймиев елы, киләчәккә планнар һәм яңа мөмкинлекләр
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады. Юлламада яңгыраган иң мөһим фикерләрне анда катнашучылардан сораштык.
«Нәтиҗә бирә торган проектларга финанслар бүленүе дә искәртелде»
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов:
Бүгенге көндә предприятиеләргә үзебез барабыз, алар белән бергә эшләү юлларын карыйбыз. Үз вакытында мондый оешмалар аерым эшли, проектлар алып бара иде. Ә хәзер инде берничә ел, бу оешмалар төрле институтларга килә, алар белән берлектә эшлиләр. Рөстәм Нургали улы да моны билгеләп үтте, Россия күләмендә дә моңа игътибар бирелүен әйтте. Нәтиҗә бирә торган проектларга финанслар бүленүен дә искәртте ул.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
«Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, без булдырабыз, без бергә!»
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин:
Рөстәм Нургали улы киләсе елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итте, моның өчен рәхмәт. Минтимер Шәймиев Республикабыз өчен күп нәрсәләр эшләде, ул зур хөрмәткә ия. Юлламада яңгыраган фикерләргә килгәндә, үткән елны күпме эшләр башкарылганын ишеткәч, миндә соклану хисе уянды. Тик иң мөһиме – юлламада безне киләчәктә нәрсә көтүе, киләчәккә куелган планнарның яңгыравы булды. Шәһәр мэры буларак, миңа җәмәгать транспорты, аны яңарту, арттыру турындагы программаны ишетү бик мөһим булды. Программаларны, милли проектларны тормышка ашыру өчен Рәисебезгә зур рәхмәт! Рөстәм Миңнеханов әйтмешли, без булдырабыз, без бергә!
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Рөстәм Нургали улы әйткән һәрбер сүз мөһим»
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Илгиз Зәйниев:
Юлламада Рөстәм Нургали улы әйткән һәрбер сүз мөһим. Иң югары нокта, ул, әлбәттә, киләсе елны Минтимер Шәймиев елы итеп игълан итү булды. Бу минем өчен көтелмәгән һәм бик хисләндергән вакыйга булды.
Фото: © «Интертат», Михаил Захаров
«Без ничек яхшы яшәргә, алга барырга икән, дип уйлыйбыз»
«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов:
Бу юлламада без киләчәк, аны кайгырту турында ишеттек. Шулай ук анда киләчәккә планнар яңгырады, укытучылар, фермерлар, медицина хезмәткәрләре турында да сүз кузгатылды. Без ничек яшәргә дип уйламыйбыз, без ничек яхшы яшәргә, алга барырга икән, дип уйлыйбыз. Иң ошаган фикер шул. Шуңа, бергәләп-бергәләп эшләргә инде!
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Безнең көчебез – эшебездә булу»
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Гомумроссия «Алдынгылар хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөйләманов:
Юлламада ишетелгән иң төп фикер – безнең көчебез – үз эшебездә булуда. Яңа булдырылган мөмкинлекләр турында да әйтелде, мәктәпләр, яшьләр үзәкләре дә төзелә, тәрбия эшенә дә бик зур игътибар бирелә. Иң әһәмияткә ия булган күренеш – балалар, яшьләр белән эшләүче кешеләргә, тәрбиячеләргә, укытучыларга, остазларга булган игътибар. Бергә булганда, әлбәттә, барлык авырлыкларны җиңеп чыгабыз.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Рөстәм Миңнехановның «рәхмәт»ен ишетү безнең өчен якын, рәхәт булды»
Татарстандагы «Халык фронты» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова:
Безнең өчен бүгенге юлламада иң әһәмиятлесе ул, әлбәттә, яшьләр белән тәрбия эшенә багышланган мәсьәләләр булды. Чыгышының башында ук Рәисебез безнең хакимияттә махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре белән аерым бүлек булдырылуын билгеләп үтте. Бу аерым ниндидер комитетларның, министрлыкларның гына эше түгел, ә халык фронты белән дә берләштерә торган эш булачак. Бүгенге көндә халыкның гуманитар ярдәм күрсәтүе дә әйтелеп узды. Рөстәм Миңнехановның «рәхмәт»ен ишетү безнең өчен якын, рәхәт булды, чөнки без көн саен бу хакта халык белән элемтәдә торабыз.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Рөстәм Миңнехановның юлламасы ул – көтеп алынган вакыйга»
Яшел Үзән районы башлыгы һәм Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев:
Рөстәм Миңнехановның юлламасы ул – көтеп алынган вакыйга. Монда нәтиҗәләр ясала, киләчәккә планнар, максатлар куела. 2027 ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде, бу безнең Яшел Үзән районы өчен бик символик булды, чөнки Минтимер Шәймиев Республика, районыбыз һәм шәхсән үзем өчен бик күп эшләр башкарды.
Рөстәм Миңнеханов юлламада махсус хәрби операция, анда катнашучыларга ярдәм итү, медицина өлкәсенә яңа кадрлар җәлеп итүгә зур игътибар бирде. Без аның фикерләрен ишеттек, аның кушканнарын эшләячәкбез.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
«Туган телләрне саклауның мөһимлеге турында әйтелү дә әһәмияткә ия булды»
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров:
Минем өчен бүгенге юлламада иң мөһиме – Рәисебез Рөстәм Миңнехановның Республикабызда яшәгән 175 милләт вәкиленең дус-тату яшәвен билгеләп узуы булды. Шулай ук, туган телләрне саклауның мөһимлеге турында әйтелү дә әһәмияткә ия булды. Ишеткәнсездер, Рөстәм Миңнеханов татар теле укытучылары, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында эшли торган күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеге турында да әйтеп узды, аларны мактады.
Фото: © «Интертат», Рамил Гали
«Без Татарстанның бөтен программаларын Мәскәүдә федераль органнарда да алып барабыз»
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин:
Бу юллама безнең өчен бик мөһим. Мин Рөстәм Нургали улы белән 16 ел бергә уртак эш алып барам. Аның сүзләре Татарстанда гына түгел, ә читтә яшәүче якташларыбызга да җиткерелә. Бигрәк тә, киләсе ел Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителгәч, татар дөньясы активлашачак. Без Мәскәү өлкәсендә аның мирасын күтәрәчәкбез. Бу мәдәният, тел, традицияләрне күтәрүгә тагын бер сәбәп булачак. Башка яклардан, без Татарстанның бөтен программаларын Мәскәүдә федераль органнарда да алып барабыз.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов