Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юллама - 2021: Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгате

Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

news_top_970_100
Юллама - 2021: Татарстан Президентының Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгате
https://president.tatarstan.ru

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, утырышта катнашучылар!

Кадерле татарстанлылар!

Узып баручы елда Татарстан социаль-икътисади үсешен дәвам итте. Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәндек. Республика инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк булып кала. Бездә төрле өлкәләрдә масштаблы амбициоз проектлар тормышка ашырыла, зур форумнар һәм спорт ярышлары үтә. Бүген Татарстан — яшәү һәм эшләү өчен иң яхшы төбәкләрнең берсе. Милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданлык татулыгы — безнең горурлык.

Россия Федерациясенең туктаусыз үсештәге, алгарышлы төбәкләренең берсе буларак, Татарстан күпмилләтле Ватаныбызның куәтен ныгытуга зур өлеш кертә.

Без дәүләт җитәкчеләренә, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга республикабызга һәрчак ярдәм итүләре һәм башлангычларыбызны хуплаулары өчен рәхмәтле.

Хөрмәтле депутатлар!

Соңгы елда Татарстанда башкарыла торган эшләребез, уңышларыбыз һәм казанышларыбыз турында сезгә алдан таратылган материалларда мәгълүмат бирелгән. Алдыбызда торган бурычларга тагын да тулырак тукталасым килә.

Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, яшәү һәм эшләү өчен уңай шартлар тудыру, гражданнарның реаль керемнәрен арттыру, торак белән тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсе мөмкинлекләреннән һәркемнең файдалана алуы, экологиядә уңай вазгыять булдыру — элеккечә үк төп максатларыбыз булып кала.

Тормыш сыйфатын яхшырту — буш сүз генә түгел. Бу — Татарстан үсешенең чын стратегиясе.  

Барлык эшләребез гражданнар мәнфәгатьләрен күздә тотып башкарыла. Хакимиятнең һәр баскычы һәм тармагы, бизнес һәм җәмәгатьчелек — һәммәсе әлеге төп бурычны хәл итү өчен тырышлык куярга тиеш. 

Бу юнәлештә республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында бик зур эш башкарыла. Быел гына да социаль әһәмияткә ия булган 1200 яңа объект төзелде һәм 3 500 е төзекләндерелде. Бу эшкә барлыгы 61 млрд сумнан артык акча тотылды. Саннар гына түгел, бу — тормышларында уңай үзгәрешләр булган тәгаен кешеләр, гаиләләр язмышы.

Без күпфатирлы йортлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, юл-транспорт инфраструктурасы объектлары төзү һәм төзекләндерү кебек һәм башка шундый әһәмиятле программаларны гамәлгә ашыруны һичшиксез дәвам иттерәчәкбез. 

Шәһәр мохитен үстерү өлкәсендә без зур тәҗрибә тупладык. Төзекләндерелгән, уңайлы парклар, елга ярлары һәм шәһәр бакчалары яше-карты теләп, яратып йөри торган ял урынына әверелә бара.

Җәмәгать урыннарында чисталык, тәртип саклау — муниципалитетларның турыдан-туры бурычы икәнен тагын бер кат искәртеп узам. Бу өлкәдә кайбер районнарның эшендә кимчелекләр булуы турында әйтеп киткән идек инде. Болар — Чаллы, Бөгелмә, Лаеш, Кукмара, Менделеевск һәм Балык Бистәсе районнары. Район җитәкчеләреннән, шулай ук халыкның үзеннән яңа төзелгән, уңайлы ял итү урыннарына сакчыл мөнәсәбәттә булуларын көтәбез. 

Халык тарафыннан иң кирәклеләрдән дип танылган «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны дәвам иттерергә ниятлибез.                     2 меңнән артык ишегалдын төзекләндердек инде. Якындагы 5 ел эчендә республиканың барлык күпфатирлы йортлары ишегалларын тәртипкә китерергә тиешбез.

Сүз дә юк, хәл ителәсе бурычлар байтак әле. Торак-коммуналь хуҗалык тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфат дәрәҗәсе, су белән тәэмин итү, җәмәгать транспортының эше, юлларның сыйфаты, зур шәһәрләрдә юлларны, җәяүлеләр өчен сукмакларны кардан чистарту, яңгыр, кар суларын агызу җайланмаларының тиешенчә эшләве, үсештәге шәһәр һәм шәһәр яны поселокларының инфраструктура белән тәэмин ителеше, чүп чыгаруның вакытында һәм тиешенчә башкарылмавы, халыкка медицина хезмәте күрсәтү эшенә шикаятьләр һәм башка шундый мәсьәләләр халыкны аеруча борчый. Эштәге кимчелекләрне, мөмкин булган барлык чараларны күреп, тиз арада хәл итү — хакимият органнарының бурычы.

Гражданнарга үз фикерен белдерергә, киң даирәгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга мөмкинлек бирә, кара-каршы элемтә механизмнарын гамәлгә ашыра торган, шул исәптән «Халык контроле», «Инцидент-менеджмент» кебек хезмәтләрне киләчәктә дә үстерү таләп ителә. Мондый платформалар дәүләт органнары эшчәнлегенең ачыклыгын арттыруда, ришвәт алу омтылышларын киметүдә нәтиҗәле чара булып тора.

Хөрмәтле депутатлар!

Яшәү урынына бәйсез рәвештә һәр балага сыйфатлы белем алу, аны каршылыксыз, сәламәт һәм социаль җаваплы шәхес итеп тәрбияләү өчен шартлар тудыру — мәгариф өлкәсендәге иң мөһим максатыбыз. Илкүләм проектларда катнашу, республика программаларын гамәлгә ашыру мәгариф инфраструктурасын шактый камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу эшне дәвам иттерәчәкбез.

Заманча уку-укыту контентыннан һәм технологияләреннән файдалануда мөмкинлекләрне арттыру максатында республиканың барлык мәктәпләрендә Интернет кертелде. Уку йортларын Wi-Fi га тоташтыру киләсе баскыч булачак.

Шул ук вакытта мәктәп укучыларының цифрлы нигездә эшли торган җайланмалардан файдалану күнекмәләрен үстерергә кирәк. Алар кибер-киңлекләрне үзләштерүдә хәтәр хәлләргә юлыкмаслык, алдакчы затларның «кармагына» капмаслык, кибер-буллингка бирешмәслек, мәгълүматларның яшеренлеге ни икәнен аңларлык булсын. Бу өлкәдә шулай ук укытучыларның, ата-аналарның да белемен арттырырга, аларны балага Интернетта янаган куркынычны күреп һәм аңлап алырга, бик тиз чара күрергә өйрәтергә кирәк.

Хәзерге заман мәгариф системасының икътисадта зур тизлектә барган үзгәрешләргә һәм аның таләпләренә җайлашуы — әлеге өлкә өчен җитди сынау. Бу бурычны хәл итү максатында республикада ресурс үзәкләре челтәре булдырыла. Алар нәтиҗәле эш күрсәттеләр инде. Безнең максат — социаль-икътисади үсешнең барлык өстенлекле юнәлешләрендә ресурс үзәкләре ачу. 

Татарстанның WorldSkills хәрәкәтендә катнашуы югары квалификацияле кадрлар әзерләү эшен камилләштерергә ярдәм итә. Казанда Бөтенроссия Worldskills технологияләре үзәген төзү бу юнәлештә тагын бер адым булачак. Күптән түгел һөнәри осталык буенча Австриядә уздырылган Европа чемпионатында Россиянең җыелма командасы гомумкоманда ярышларында 1 нче урын алды. Уртак җиңүгә Татарстан вәкилләре үзләреннән зур өлеш кертте. «Визуаль мерчендайзинг» һөнәре буенча җиңүче Вероника Салатова, «Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү» юнәлешендә беренчелек яулаган Екатерина Садыйкова, «Кунакханә администраторы» һөнәре буенча җиңүче Сагдиана Рөстәмова бүген бу залда утыра. «Мобиль робототехника» компетенциясендә җиңгән Владислав Дюбанов һәм Эльдар Сейдаметов, катнашучылар арасында иң күп балл җыеп, бәйгенең иң мәртәбәле Йоса де Гой бүләгенә лаек булды.

Талантлы укучыларыбызның исемнәрен шулай ук аерып атап китәргә телим. Болар — бөтенроссия олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган Ян Бильданов, Ульяна Короткина, Артем Красков һәм хәзерге вакытта Казан федераль университеты студентлары, мәктәптә чыгарылыш имтиханнарында йөз балл җыюга ирешкән Елизавета Бельская һәм Айнур Сабитов. Егетләр-кызлар шулай ук бу залда утыра. Без сезнең белән горурланабыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүегезне телибез! Бик зур рәхмәт сезгә!

Мәгариф системасындагы кыенлыкларның тагын берсе — кадрлар җитешмәү. Ел саен югары уку йортларын тәмамлап чыгучы 4 мең яшь белгечнең нибары өчтән бере генә балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә эшкә килә. Соңгы 3 ел эчендә генә дә, өч ел да эшләмичә, 600 яшь укытучы мәгариф системасыннан китте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү һәм яшь белгечләрнең мәктәпләрдә эшкә калуы мәсьәләләрен контрольгә алуны йөклим.

2019 елдан без «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары проектын тормышка ашырабыз. Ул рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлыкка сәләтле белем бирүче заманча мәктәп моделе булырга тиеш. Казанда, Алабугада, Чаллыда һәм Актанышта 4 комплекс инде эшләп килә. Тиздән ул Түбән Камада һәм Әлмәттә дә ачылачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына хокукый мәсьәләләрне хәл итү, туган телләр укытуда яңа дәреслекләрне куллана башлау, тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча федераль үзәк белән нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам иттерергә кирәк.

Россиядә игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында без производство өлкәсендә фәнни эшләнмәләрне киң файдалануга юнәлтелгән чаралар уздырабыз. Шулай да фәннең республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше аның чын мөмкинлекләрен тулысынча ачып бетерми. Хөкүмәткә алдагы 5 елга Татарстанның фән-мәгариф комплексын үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программасын эшләргә кирәк. 

Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора. Казанда һәм Пермьдә булган фаҗигале вакыйгалар һәркемнең йөрәген әрнетә. Без мәктәп биналарында физик сак хезмәтен тәэмин итү өчен өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иттек инде. Объектларны террордан саклау стандартларын кертү мәсьәләләрен профильле федераль органнар белән бергәләп эшләргә кирәк.

Моннан тыш, балалар һәм үсмерләрнең тискәре гамәлләре психологик хезмәтләргә үз эшен тагын да камилләштерү таләбен куя.

Гомумән алганда, укытучылар һәм укучыларның барлык мөрәҗәгатьләрен игътибарга алып, тиз арада чаралар күрергә, үсмерләр җинаятьчелеген булдырмау өчен актив эшләргә кирәк. Бу исә гаиләнең, уку йортларының һәм хокук саклау органнарының уртак хезмәте булырга тиеш.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Узган елдан алып республиканың сәламәтлек саклау системасы экстремаль шартларда һәм бөтенләй башка чынбарлыкта эшли. Аз гына вакыт эчендә, медицина хезмәткәрләрен туплап, медицина ярдәме күрсәтүнең яңа системасы булдырылды.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлекчәсе мөдире, табиб-реаниматологы Булат Фәтхуллин, Казанның 7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе шәфкать туташы Алсу Цветкова, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү ярдәмче станциясе фельдшеры Радик Фәттахов бүген безнең арабызда.

Кадерле дуслар, республикабызның медицина хезмәткәрләренә үз-үзләрен аямыйча эшләгәннәре өчен сезнең аша олы рәхмәтемне җиткерәм!   

Бик зур рәхмәт сезгә!

Кызганыч, пандемия дәвам итә. Бүген дә безгә вирус куркынычы яный.

Бу шартларда күмәк иммунитет булдыру гаять мөһим, ә аңа бары тик вакцинацияләү аша гына ирешеп була. Бу — пандемиягә каршы көрәшүнең бердәнбер юлы. Моны халкының күпчелеге прививка ясаткан башка илләрдәге вазгыять раслый: Германия (65%), Франция (65%), БГӘ (81%), Испания (77%), Кытай (74%), Сингапур (82%), Катар (87%), Мальта (95%). Актаныш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары медицина хезмәткәрләренең һәм район җитәкчелегенең бу эшкә җаваплы каравын билгеләп китәргә телим. Монда олы яшьтәге кешеләрнең 60 проценты вакцина ясатты. Вакцинацияләү буенча иң түбән күрсәткечләр — Буа, Питрәч һәм Кукмара районнарында.

Хөкүмәткә, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенә, район башлыкларына, предприятиеләр җитәкчеләренә бу мәсьәләне хәл итү белән һәр көн шөгыльләнүне йөклим.

Вакцинаның 4 төре белән дә без тулысынча тәэмин ителгән. Тиешле санда вакцина ясау пунктлары ачылды. Күмәк иммунитет булдыру бары бездән тора, хөрмәтле татарстанлылар!

Шунысын да өстәп әйтим, быел илебез Хөкүмәте йогышлы куркыныч авыруларга каршы көрәшү өчен 2 млрд сум бүлеп бирде. Казан «Санитар калкан» федераль проекты гамәлгә ашырылачак 9 зур шәһәр исемлегенә кертелде: бездә ПЦР-үзәкләр ачылачак, чик аша уздыру пунктлары — «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларында санитар күзәтчелек көчәйтеләчәк. Бик аз вакыт эчендә бар эшләрне башкарырга һәм йогышлы куркыныч чирләр һәм вирусларның таралуын туктатырга кирәк.

Катлаулы санитария-эпидемиология торышын исәпкә алып, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына диспансерлау вакытында җентекле тикшерүләр уздыру, авыруларны кисәтү һәм санаторий учреждениеләрендә тернәкләндерү программаларын киңәйтү шарт. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм яман шешләрне кисәтүгә аерым зур игътибар бирергә кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Сәламәтлекне ныгытуның төп нигезе — физик культураны һәм спортны үстерү. Республикада зур спорт ярышлары уздыру сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итә. Киләсе елда Татарстанда 50 спорт бәйгесе, шул исәптән 15 халыкара ярыш үткәреләчәк. Без аларны иң югары дәрәҗәдә оештырырга бурычлы. Шулай ук республикада зур спорт ярышларын уздыруга гаризалар бирү кампаниясен дәвам итәргә кирәк.

Токиодагы Олимпиадада югары күрсәткечләре белән сөендергән Татарстан спортчыларының исемнәрен атап китәм: фехтованиедә Марта Мартьянова — алтын, йөзүдә — Александр Красных, шулай ук волейболда Максим Михайлов, Артём Вольвич һәм Валентин Голубев көмеш медаль яулады. Йөзүче-спортчыбыз Александр Красных бүген залда утыра. Александр, барлык спортчыларга тырыш хезмәтләре һәм югары казанышларга ирешүләре өчен сезнең аша рәхмәтемне җиткерәм! Уңышларыгыз яшь спортчыларны яңа җиңүләргә җилкендерә.

Татарстанда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, 11 меңнән артык объект эшли. Кызганыч, аларның барысы да нәтиҗәле файдаланылмый. Халык спорт объектлары белән 100 процентка тәэмин ителгән кайбер районнарда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлеше республикада уртача алынган күрсәткечләрдән түбәнрәк. Болар — Югары Ослан, Ютазы, Актаныш, Яңа Чишмә, Теләче, Тәтеш, Чирмешән, Кама Тамагы һәм Баулы районнары. Мөмкин булганча күбрәк кешене, барыннан да бигрәк балаларны, спорт объектларында шөгыльләнүгә кызыксындыру — безнең бурыч.

Хөрмәтле депутатлар!

2 ел эчендә без балалар лагерьларын яңарту буенча зур эш башкардык. 23 объектны тәртипкә китердек. Быел гына да бездә 150 меңнән артык бала ял итте. Бу эшне дәвам итү мөһим.

Яшьләр белән эшләү юнәлешендәге барлык гамәлләр Татарстанда һәрбер яшь кешенең үз сәләтен, мөмкинлекләрен тулысынча ачуы һәм файдалануы максатына хезмәт итәргә тиеш. «Сәләт» хәрәкәте, «Созвездие-Йолдызлык», «Наше время — Безнең заман», Студентлар лигасы яшьләр проектлары уңай нәтиҗәләр бирде. Җәмәгать берләшмәләренә һәм аларның башлангычларына ярдәм итүне туктатмаячакбыз.

Шулай ук инфраструктураны камилләштерү эшен дәвам иттерәчәкбез. Республика районнарында шартлар тудыру белән бергә, киләсе елда «Сәләт»нең Кырымда мәйданчыгын ачабыз, яшүсмерләр клубларын, яшьләр үзәкләрен, шулай ук креатив мәйданчыкларны үзгәреп кору эшен дәвам итәчәкбез.

Бу эшнең күркәм үрнәге буларак «Урам» экстрим-паркын — урам культурасы үзәген төзүне күрсәтергә мөмкин. Мәйданчыкларының сайланышы һәм инфраструктурасының сыйфаты ягыннан, дөньякүләм дәрәҗәдә алганда, ул тиңдәшсез комплекс булып тора.

Яшь буынны мәдәни мирас белән таныштыруда илебез Президенты Владимир Владимирович Путин башлангычы белән гамәлгә куелган «Пушкин картасы» зур мөмкинлекләр ача. Татарстанда «Пушкин картасы»н 300 меңнән артык кеше алачак, һәр катнашучыга, үзе сайлап, республиканың 80 нән артык мәдәният учреждениесендә булу мөмкинлеге бирелә.

Мәдәният тармагы инфраструктурасын киләчәктә дә камилләштерү өлкәсендә, хәзерге бинасын яшьләргә тапшырып, заманча яңа татар театрын төзү һәм шулай ук киләчәктә, уйлавымча, популяр җәмәгать мәйданчыгына әйләнәчәк тиңдәшсез архитектура истәлеге — Ушкова йортын реставрацияләү һәм кайбер башка күренекле объектларны төзекләндерү бурычы тора.

Тулаем алганда, мәдәният учреждениеләре эшчәнлегендә иҗат берлекләренең мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга кирәк.

Хөрмәтле депутатлар!

Гаиләләргә, беренче нәүбәттә балалы, яшь, күпбалалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү — безнең эшебездә һичшиксез өстенлекле юнәлеш. Илебез Президенты Владимир Владимирович Путинның өстәмә түләүләр турындагы карарлары халыкта уңай бәяләнә. Президентыбызга бик зур рәхмәт!

Нык гаилә — көчле дәүләт һәм күпмилләтле халкыбыз бердәмлеге нигезе — ул милли-мәдәни традицияләрне һәм туган телне саклаучы булды һәм шулай булып кала да. Кыйммәтле рухи хәзинәләр һәм традицияләр, тәҗрибә һәм гыйлем нәкъ менә гаиләдә кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла килә.

Хезмәт династияләре вәкилләре корган гаиләләр буыннар арасындагы ныклы бәйләнешнең күркәм үрнәге булып тора. Мисалга Зеленодольскида яшәүче, нәселләре белән укытучы һөнәренә тугры булган күпбалалы Поповлар гаиләсен, берничә буыны республиканың зур сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куйган Хаҗиморатовлар һәм Шишковлар гаиләләрен китерергә була. 

Татарстанда бөтен Россия күләмендә танылган, зур хөрмәткә лаек булган гаиләләр бар. Алар арасында — Балтачта яшәп, 15 бала тәрбияләүче, «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән Мөхәрләмовлар гаиләсе.

Бүген бу парлар залда утыра.

Күптән түгел илебез Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Әтиләр көне гамәлгә куелды һәм халык тарафыннан гаять уңай кабул ителде. Шуңа өстәмә буларак, гаиләнең һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстанда яңа дәүләт бүләге — «Родительская доблесть — Ата-ана фидакарьлеге» медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде.

Хөрмәтле депутатлар!

Уңайлы яшәү тирәлеге булдыру — яхшы тормыш өчен иң мөһим шартларның берсе.

Республикада «Экология» илкүләм проекты һәм республика программалары кысаларында зур эшләр башкарыла. Бүгенге көндә без «Иделне чистарту» федераль проекты кысаларында чистарту корылмаларын төзүне дәвам иттерергә, шулай ук ләм кырларын бетерү юнәлешендә эшләргә тиеш.

Соңгы вакытларда гражданнардан һаваның сыйфатына карата, аерым алганда, Казан шәһәренең Көнчыгыш чүп полигоны янында, шулай ук Питрәч һәм Лаеш районнарында кошчылык фабрикаларының үз эшчәнлек калдыкларын табигатькә ташлавы белән бәйле рәвештә шикаятьләр килә.

Мондый хәлгә түзеп торырга ярамый, әлбәттә. Самосырово поселогы янындагы чүплекне бетерү эшенә тотындык инде. 

Барлык предприятиеләр җитәкчеләренә һавага һәм сулыкларга зыян китерүне булдырмау өчен калдыкларны эшкәртүнең алдынгы технологияләрен файдалануга кертү кирәклеген искәртәм.

Хокук саклау һәм күзәтчелек органнарының бу мәсьәләне игътибар үзәгенә алуларын сорыйм.

Республикада экология мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр күп. Аларны, хаклы рәвештә, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенең каһарманнары дип атарга була. Азнакай районында яшәүче Рафиковлар гаиләсе, әйтик,           2009 елдан үзләренең Ирекле авылы тирәсендә 200 гектардан артык җирдә агач утырткан. Әлмәт районында яшәүче Пётр Игнатьев туган авылында үз көче белән ял паркы ясый, агачлар, үсемлекләр утырта, елга ярын ныгыта һәм инештә балык үрчетә. Экологиягә кагылышлы белемнәрне арттыруга «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучы балалар да зур өлеш кертә.

Мондый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк. Бүген алар залда утыралар.

Экология дигәндә, хәзерге заманда чиста сулы елгалар, чиста һава һәм урманнар гына күздә тотылмый. Бу — икътисадка куелган заман таләбе. Товарларның һәм оешмаларның экологик яктан чисталыгы — аларның конкурентлыкка сәләтле булуы күрсәткечләренең берсе, кулланучылар ихтыяҗы.

 Безнең алда, 2026 елда углеродка халыкара салым кертү планлаштырылу белән бәйле рәвештә, углерод калдыклары йогынтысын киметү чаралары комплексын эшләү, шулай ук ресурсларны кабаттан эшкәртүне арттыру күздә тотылган циркуляр икътисадны үстерү бурычы тора. Хөкүмәткә югары уку йортлары, Фәннәр академиясе һәм предприятиеләр белән бергәләп программа төзер өчен тәкъдимнәр әзерләүне йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

 Халыкның тормыш сыйфатын яхшырту һәм яшәү дәрәҗәсен күтәрүнең нигезен нәтиҗәле икътисад тәшкил итә. Тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү — хәзерге чорда безнең төп бурыч. Республика өчен әһәмиятле берничә инвестиция проекты нефть, газ һәм химия комплексында гамәлгә ашырыла.

Быел водород, майлау материаллары производстволарын, каталитик крекинг җайланмаларын эшләтеп җибәргән, ел азагына кадәр 53 млрд сумлык тагын 4 җайланманы файдалануга кертәчәк «Татнефть» компаниясенә рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

ТАНЕКО комплексына ел ахырына компания керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 470 млрд сум тәшкил итәчәк. «ТАНЕКО» һәм «ТАИФ-НК» акционер җәмгыятьләрендә проектларны гамәлгә ашыру республикада ел саен 23 млн тоннадан артык нефть эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.

«Түбән Кама нефтехим» һәм «Казан органик синтез» компанияләре алдында үз энергия җитештерү җайланмаларын эшләтеп җибәрү, производстволарны үстерү, ЭП-600 олефин комплексын төзү бурычы тора.

Әлеге һәм башка әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны киләчәктә дә тәэмин итү республика Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» компаниясе арасында төзелгән килешүдә карала.

Полимерларны эре тоннажлы җитештерү белән генә чикләнмичә, яңа эшкәртү производстволары да булдырырга кирәк. Быел «ТатхимПласт» полимер компаундлары производствосының 2 нче чираты эшли башлады. Октябрьдә «Алабуга-Җепсел» ПАН-прекурсор производствосын ачу планлаштырыла. Киләсе елда «Данафлекс-Алабуга»да кабаттан эшкәртү өчен яраклы пленка һәм йомшак төрү материаллары җитештерү проектын үтәүне дәвам иттерәчәкбез.

Республиканың машина төзү комплексы тотрыклы үсештә.

КАМАЗ — илебезнең автомобиль төзү тармагында беренчеләр сафында.

Завод җитәкчелегенә дөньяның алдынгы машина төзүчеләре белән беррәттән туктаусыз алгарышка омтылуы һәм яңалыкларны кулланышка кертүе өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм. К-5 буыны автомобильләренең, Мәскәү халкына хезмәт күрсәтә торган электробусларның сатып алучыларда кызыксыну тудыруын тармакның уңышы буларак мисалга китерергә мөмкин. Компания гибридлы көчәнеш җайланмалы К-6 йөк машиналарының перспектив буынын һәм яңа төр карьер үзбушаткычлары чыгарырга ниятли.

Казанның С. П. Горбунов исемендәге авиация заводына яңарту эшләрен тулысынча тәмамларга һәм дәүләтнең оборона заказын үтәүне тәэмин итәргә кирәк.

Казан вертолет заводының бурычы — предприятиене тулы көченә эшләтүне тәэмин итү, Ансат һәм Ми-38 вертолетларын серияле җитештерүгә күчү.

Зеленодольскиның А. М. Горький исемендәге заводына, хәрби техника җитештерү белән беррәттән, гражданнар өчен чыгарыла торган продукцияне — яңа «Метеор-2020» проектының су асты канатлары булган һәм ял оештыру судноларын эшләүне арттырырга кирәк.

«Форд Соллерс» компаниясендә соңгы 2 ел эчендә җитештерүнең күләме 1,5 тапкырга артты, бик аз вакыт эчендә серияле төстә люкс — AURUS класслы беренче Россия автомобиле җитештерелә башлады.

Нефть-газ тармагындагы һәр унынчы компрессор җайланмасы «Казан компрессор машиналары төзү заводы»нда чыгарыла. Шулай итеп, быел биредә «Себер көче — 2» проекты өчен газ кудыру агрегатлары эшләнә башлады.

90 еллык тарихы булган Казан медицина инструментлары заводы бүгенге вазгыятькә, заман таләпләренә бик тиз яраклашты. Россиядә полимераз чылбырлы реакция (ПЦР) тестлары алу өчен кулланыла торган һәр өченче зонд безнең заводта эшләнә.  

«Вакууммаш» — илебездә вакуум җиһазлары җитештерүдә әйдәп бара торган компания. Гомумән алганда, «Көнчыгыш» космодромы өчен барлык вакуум җиһазлары биредә эшләп чыгарыла.

«Алнас» компаниясе — Америкада нефть чыгару җайланмалары сату базарын үзләштерелә. 

Чит ил партнерлары арасыннан республикада инде дүртенче заводын төзи башлаган «Хайер» компаниясен һәм шулай ук экспорт юнәлешендә уңышлы эшли торган «Кастамону» компаниясен билгеләп үтәсем килә. Бүгенге көндә компаниянең Алабуга заводы продукциясе дөньяның 35 иленә сатуга чыгарылды, экспорт өлеше 2025 елга 30 проценттан артып китте.

Илебез Президенты тарафыннан оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләүне 30 процентка җиткерү бурычы куелды. Республиканың 27 предприятиесеннән бары тик 5 сендә генә әлеге дәрәҗәгә ирешелде. Дәүләт оборона заказы күләме кимү шартларында безгә җитештерүдәге мөмкинлекләребезне һәм кадрлар потенциалын саклап калу һәм аны гражданнар продукциясе җитештерүдә нәтиҗәле файдалану зарур. Әлеге юнәлештә «ПОЗиС» заводы яхшы үрнәк булып тора.

Татарстан тарихында беренче тапкыр буларак энергетика комплексында 2 ГВт көчәнешкә исәпләнгән электр станцияләрен бер үк вакытта төзү һәм яңартып кору буенча проектлар тормышка ашырыла. Зәй дәүләт район электр станциясенең өлеше — иң зурысы.

Тулаем алганда, безнең сәнәгать комплексы алдында җитди бурычлар тора.

Беренчесе — нәтиҗәлелекне арттыру. Бу — шул исәптән хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, инновацияләр кертү, җитештерүне цифрлаштыру. Әлеге мәсьәләләр күптән түгел булып узган Kazan Digital Week форумында бик җентекләп каралды. Тикшеренү йомгаклары буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: безнең предприятиеләрнең цифрлы нигездә эшләүгә күчү индексы биш балллы шкалада 2,7 баллны тәшкил итә, һәр дүртенче предприятиедә генә технологик инновацияләр кулланышка кертелә. Күпчелек компанияләр бу мәсьәлә белән өлешчә генә шөгыльләнә яисә бөтенләй шөгыльләнми. Бу — безнең барыбызга да киләчәктә әлеге юнәлештә эшне тизләтергә дигән кисәтү.

Икенчесе — экспортны арттыру. Республика экспорты структурасының 70 процентын диярлек нефть, нефть продуктлары һәм нефть химиясе продукциясе алып тора. Моннан тыш, бездә кереме 1 млрд сумнан артык булган һәм өстәмә бәягә салым түләүдән азат ителгән предприятиеләр бар. Беренче чиратта, химия, машина төзү тармакларының югары сыйфатлы эшкәртү сәнәгате продукциясен сатуны арттырырга кирәк. Хәләл-индустрия шулай ук зур мөмкинлекләргә ия.

Өченчесе — импортны алмаштыру. Бүгенге көндә импортның өчтән бер өлешен машина төзү тармагы продукциясе тәшкил итә. Бу өлкәгә нәкъ менә безнең машина төзү предприятиеләр күпләп инвестицияләр кертергә тиеш.

Дүртенчесе — сәнәгать куркынычсызлыгы. Соңгы елларда Татарстанның сәнәгать объектларында җәмәгатьчелектә көчле яңгыраш алган берничә вакыйга булды. Алар өчен оешма җитәкчеләре шәхсән җаваплы.

Бишенчесе — кадрлар белән тәэмин ителү. Әлеге мәсьәлә бүгенге көндә республиканың бик күп компанияләрендә җитди борчылу тудыра. Бу темага багышлап без якын арада Куркынычсызлык советы утырышы уздырачакбыз.

Хөкүмәткә предприятиеләр белән берлектә алда әйтеп кителгән мәсьәләләрне хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөклим. Болар барысы да безнең икътисадыбызның конкурентлыкка сәләтен тәшкил итүче мөһим өлкәләр.

Хөрмәтле депутатлар!

Бүгенге көндә бизнеска булышлык күрсәтүнең Татарстанда төзелгән инфраструктурасы резидентлары республикадагы сәнәгать җитештерүенең 10 проценттан артыгын тәшкил итә. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналарының, «Мастер» Кама индустриаль паркының, «Химград» технополисының эш нәтиҗәләре югары.

Муниципаль сәнәгать мәйданчыкларыннан да без тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле эш көтәбез. Дәүләт тарафыннан акча бүлеп бирелүгә дә карамастан, кайбер районнардагы эш һич канәгатьләнерлек түгел. Бу — Яңа Чишмә, Буа, Актаныш, Мамадыш районнары.

Шул ук вакытта «Зеленодольск» (900 эш урыны) һәм «Кама Аланы» (800 эш урыны) сәнәгать парклары яхшы күрсәткечләргә иреште.

Быел сәнәгать мәйданчыкларына дәүләт ярдәме күрсәтүдә яңа чаралар кулланыла башлады. Безнең бурыч — резидентлар санын һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, һәм иң мөһиме, бу мәйданчыкларда яңа эш урыннары булдыру максатында алардан актив файдалану.

Республиканың алгарышлы биш социаль-икътисади үсеш территориясе буенча да яңа резидентлар җәлеп итүгә кагылышлы шундый ук бурыч тора.

Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының, социаль-икътисади үсеш территорияләре урнашкан муниципаль берәмлекләр башлыкларының нәкъ менә шуңа тиешле игътибар бирүен сорар идем. Һәрбер инвестиция проекты үтәлешен аерым контрольгә алырга кирәк.

Барлык хакимият органнары өчен уңайлы инвестиция климаты булдыру, бизнеска административ йогынтыны киметү шулай ук өстенлекле мәсьәләләр булып кала. Бизнеска кагылышлы билгеле бер хосусый мәсьәләләр белән шөгыльләнү аша без тулаем эшлекле даирәнең һәм икътисадның системалы проблемаларын хәл итәбез. Әлеге максатларда республиканың хакимият органнарында, гражданнарны кабул итү көне мисалында, эшкуарларны кабул итү өчен бердәм көн билгеләргә һәм уздырырга кирәк. 

Без эшкуарлык рухын үстерүгә сабый чактан ук зур игътибар бирергә тиеш. Мәктәпләрдә спорт секцияләре, музыка сыйныфлары белән беррәттән, бизнес күнекмәләре бирү түгәрәкләрен дә оештырырга кирәк. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә шәһәрләр өчен генә түгел, ә авыллар өчен дә тиешле мәгариф программасын эшләүне йөклим.

Үзмәшгульләр институты үзенең нәтиҗәле булуын исбатлады. Аларга ярдәм күрсәтү эшен дәвам иттерергә кирәк. Безнең бурыч — үзмәшгульләр үз бизнесын үстерә, ә киләчәктә эшкуарлар булып китеп, яңа эш урыннары булдыра алсын өчен барлык шартларны тудыру.

Бу елны бик күп гражданнарыбыз финанс пирамидаларында үзләренең акчаларын югалтты. Моның төп сәбәбе республика халкының финанслар өлкәсендә белеме аз булуга кайтып кала. Хөкүмәткә тиешле федераль структуралар һәм «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә гражданнарның белем дәрәҗәсен һәм аларның алдакчылардан саклану ысуллары һәм алымнары турында хәбәрдарлыгын арттыру буенча комплекслы чаралар эшләүне йөклим. Безнең хокук саклау органнарына алдан күреп эш итәргә, финанс пирамидаларын булдырмау яисә аларның эшчәнлеген башлангыч этапта ук туктату мәсьәләләрендә катгый позициядә булырга кирәк.

Электрон сәүдәне үстерү өлкәсендә соңгы ике ел гаять алгарышлы булды. Татарстан сатучыларының «Вайлдберриз», «Озон» һәм «Казан-экспресс» мәйданчыкларында товар әйләнеше 19 млрд сумнан артып китте. Узган ел 3,5 млрд иде. Татарстан сатучыларының саны быел 9 500 дән артып китте. Узган елда 3 500 иде. Әлеге этапта интернет-сәүдә белән шөгыльләнүче халыкара һәм федераль компанияләр һәм транспорт-логистика провайдерлары белән хезмәттәшлек оештырырга, шулай ук бизнесны электрон мәйданчыкларда эшләргә өйрәтүне дәвам иттерергә кирәк. Мондый эш алып барыла инде. Бу — кирәкле һәм әһәмиятле юнәлеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Корылык сәбәпле быел республикада Гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Һава температурасы һәм явым-төшемнәр күләме ягыннан хәл       2010 елга охшаш булды. Шушы вакыт эчендә дым җыю, дым саклау һәм алдынгы технологияләрне кулланышка кертү буенча зур эш башкарылды. Һәм ул яхшы нәтиҗәләр бирде. Моны без Минзәлә районыннан «Дәүләтов», Арчадан «Казансу», Буадан «Авангард», Балтач районыннан «Дуслык» хуҗалыклары, шулай ук «Агрокөч», «Чистай» һәм «Агроинвест холдинг» компанияләре мисалында ачык күрәбез.

Тулаем алганда, безнең авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан                   2,4 млн тонна ашлык җыеп алынды. Бу исә, 2010 ел белән чагыштырганда, 3,5 тапкырга диярлек күбрәк. Авыл хезмәтчәннәренә игелекле, әмма катлаулы хезмәтләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм!

Җирне ашлау — гектарына кимендә 70 кг ашлама кертү, шулай ук дым саклау эшен дәвам иттерү гаять мөһим.

Һичшиксез, әлеге мәсьәләне бары тик мелиорация чаралары белән генә хәл итеп булмаячак. Төп игътибарны авыл хуҗалыгы фәненә бирергә кирәк. Без ашлыкның корылыкка бирешми торган сортларын һәм инновацияле агротехник чаралар тәкъдим итүне көтеп калабыз.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгында хәвефләрдән саклану алымнарын тагын да активрак кулланышка кертү таләп ителә. Быел нибары 10 процент чәчүлек иминиятләштерелгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгына бу мәсьәләне аерым контрольгә алырга кирәк.

Татарстан — сөт җитештерүдә Россия Федерациясендә алдынгыларның берсе. Мамадыш, Әтнә, Саба һәм Кукмара районнарында савым сыерларының баш саны ишәя бара. 

Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тискәре тенденция күзәтелә. Кама Тамагы, Зәй, Аксубай, Теләче, Спас районнарында савым сыерларының баш саны бик күпкә кимегән. Кайбер районнарда, мәсәлән, Чүпрәле, Югары Ослан, Баулы, Спас районнарында фермалар төзү буенча бер генә инвестиция проекты да һәм, билгеле инде, алга таба терлекчелекне үстерү перспективалары да юк. Азнакай, Алексеевск, Баулы һәм Зәй районнарында яхшы үрнәкләр бар. Баш санын киметүгә юл куйган районнарга Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә аны торгызуның юл картасын әзерләргә кирәк булачак.

Хәзерге вакытта Татарстанда «хәләл» продукция җитештерүче 100 дән артык компания бар. Шуның 20се — экспортка эшли. Хәләл индустриясен үстерү, хәләл продукция экспортын киңәйтү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Дәүләт ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә соңгы елларда кече хуҗалык формаларының дәрәҗәсе бик нык үсте. Без, һичшиксез, әлеге эшне дәвам иттерәчәкбез. Бүген без залга республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә мөһим өлеш керткән фермерларыбызны чакырдык. Алар — Азнакайдан Айрат Габдрахманов, Чүпрәле районыннан Равил Бикчуров, Буадан Петр Лапшин, Кукмарадан Таһир Бариев һәм шулай ук Аксубайдан Әлфирә Шакирова.

Авыл хуҗалыгында куллану кооперативларын үстерү шулай ук актуаль бурычларның берсе булып кала. Бүгенге көндә кулланучылар җәмгыятьләре барлык районнарда да оештырылды. Ләкин Кама Тамагы, Лаеш һәм Алабуга районнарында авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләүне оештыруда җитешсезлекләр бар. Чимал эшкәртү, продуктларны җитештерүчедән кулланучыга җиткерү өчен районнар арасында кооперацияне җайга салу эшен дәвам итәргә кирәк.

Яз көне сезонлы яшелчәләргә кискен рәвештә бәяләр үсте. Киләчәктә мондый хәл кабатланмасын өчен безгә яшелчә утыртуны арттыру белән генә чикләнмичә, продуктларны эшкәртү һәм саклау өчен тиешле инфраструктура формалаштыру, шулай ук үзләреннән артып калган авыл хуҗалыгы продуктларын халыктан сатып алу буенча хезмәттәшлекне активлаштыру таләп ителә. Әлеге эшне көз көне, уңыш җыяр алдыннан гына түгел, ә ел дәвамында алып барырга кирәк. Татарстанның кулланучылар җәмгыятьләре берлегенә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыклары белән бергәләп бу эшне оештыруны йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Киләсе 10 елга безнең алда 31 млн кв. метр торак төзү буенча җитди бурыч тора. Һичшиксез, моңа бик күп акча кирәк булачак. Илкүләм проектлар һәм адреслы федераль программалар белән берлектә илебез Хөкүмәте тарафыннан «инфраструктур меню» дип аталган өстәмә чаралар кабул ителде. Безнең бурыч — әлеге яңа чаралардан мөмкин булганча тулы файдалану.

Шул ук вакытта еш кына йорт төзүчеләрнең мәнфәгатьләре территорияне үстерүнең стратегик планнары белән тәңгәл килми. Нәтиҗәдә, агломерация эчендә транспорт челтәренә чамадан тыш йөкләнеш, инженерлык һәм социаль инфраструктураның җитәрлек булмавы, хезмәт базарында тигезлек сакланмау күзәтелә.

Торак төзелеше мәсьәләләре һәм территорияне үстерү программаларының бер-берсе белән килештерелгән булуы шарт. Республикада нәкъ менә әлеге юнәлештә Казан шәһәреннән чыгу магистральләрен төзү, Зур Казан боҗрасы, «Зур Зеленодольск» проекты һәм Лаеш узелын үстерү буенча федераль үзәк белән эшләүне дәвам итәргә кирәк.

Тулаем алганда, Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән республика илебезнең транспорт каркасын формалаштыруда катнаша. Бу — Идел елгасы аша күпер салып, М-12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан — Екатеринбург, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узучы М-7 автомобиль юлларын һәм Шәле-Баулы автомобиль магистрален төзү.

Быел Татарстанның Әтнә, Зеленодольск һәм Питрәч районнары Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы төзү буенча сынау проектына кертелде. Бу сервис федераль һәм төбәк мәгълүмат системаларыннан территория турында иң төгәл белешмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Киләсе елга бурыч — сервиска республиканың барлык районнары турында белешмәләрне кертү.

Хөрмәтле депутатлар!

Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданнар арасындагы татулык — республиканың барлык казанышлары нигезе, шулай ук киләчәк уңышларыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.

Яшәү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелгән уртак хезмәтебез, төптән уйланылган этноконфессиональ сәясәт — болар барысы да дуслык һәм үзара аңлашып яшәү мохите булдыруга ярдәм итә.

Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без республикада яшәүче барлык халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген ныгытуга, шулай ук татар милләтен берләштерүгә, ватандашларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтүгә аеруча зур игътибар бирәбез. Һәр милләткә үзенчәлеген саклау, мәдәниятен үстерү һәм башка халыкларның мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бирү гаять мөһим. Һәркемнең кабатланмас шәхес булуын тану һәм үзара хөрмәт — гражданнар арасындагы бердәмлекнең нигезе.

Илебез халкы традицияләренең асылын кешелеккә хас төп рухи хәзинәләр тәшкил итә. Дини берләшмәләр, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы шушы традицияләрне саклауга зур өлеш кертә.

Дәүләт һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең үсеше дәвам итә. Мәскәү һәм бөтен Русия Патриархы Кириллның Казан Мәрьям Ана иконасы соборын изгеләндерүе быелның мөһим вакыйгасы булды. 5 ел эчендә яңадан торгызылган гыйбадәтханә тарихи гаделлек һәм җәмгыятьнең рухи үсеше тантанасын гәүдәләндерә.

Киләсе елда бөтен ил белән бергә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Без Россия Президенты Владимир Владимир улы Путинга әлеге датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү турындагы карары, Премьер-министр урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллин рәислегендә оештыру комитеты төзү өчен рәхмәтле. Тантана кысасында бик күп мөһим чаралар узачак. Шуларның берсе — Казанда Җәмигъ мәчете комплексын төзи башлау. Юбилей датасын лаеклы билгеләп үтү татар халкының рухи-мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлеген саклауга зур өлеш кертер дип ышанам.

Киләсе елның җәендә Казан шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен уздыру дөнья җәмәгатьчелегенең республикабыз казанышларын һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе буларак әһәмиятле ролен тануын раслый.

Минтимер Шәрипович, бик зур рәхмәт Сезгә!

Бөтенроссия халык санын алу, һичшиксез, гаять мөһим вакыйга булачак. Җәмәгатьчелек белән берлектә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары алдында халык санын алуны уңышлы уздыру һәм мәгълүмати-аңлату эшләрен оештыру өчен барлык тиешле шартларны тудыру бурычы тора.

Хөрмәтле депутатлар!

VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булды. Зур конкурентлык шартларында кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча җанлы фикер алышу барды. Сайлау нәтиҗәләрен мин хакимият органнарына ышаныч белдерү һәм аларның хезмәтен хуплау, социаль-икътисади үзгәртеп корулар курсын дәвам иттерергә хокук бирү дип кабул итәм. Сайлаучыларның күпчелеге зур тәҗрибәле һәм тормышны белгән, абруйлы һәм тирән белемле кешеләр өчен тавыш бирде. Илебез парламентында Татарстаннан 15 депутат эшләячәк. Бу — үз эшенең остасы булган шәхесләрдән оешкан көчле команда һәм, кайсы сәяси партия вәкиле булуына карамастан, аларның эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән булырга тиеш.

Сайлау барышында татарстанлылардан актуаль мәсьәләләргә кагылышлы бик күп теләк-тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр килде. Аларны хәл итү дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенең төп максаты булырга тиеш. Хөкүмәткә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына тиешле эшне оештыруны йөклим.

Хөрмәтле депутатлар!

Гражданнарның ышаныч белдерүе, аларның республика үсеше программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы иҗтимагый үсешкә көчле этәргеч бирә. Иҗтимагый берләшмәләрнең, граждан җәмгыяте институтларының дәүләт идарәсе өлкәсендә карарлар кабул итүгә һәм аларны тормышка ашыру процессына йогынтысы арта бара. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эшчәнлеге халык фикерен ачыклауның нәтиҗәле ысулы булып тора. Безгә әлеге этапта министрлыклар, ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары мөмкинлекләреннән нәтиҗәлерәк файдаланырга, уңышлы эш тәҗрибәсен халыкка киңрәк таратырга кирәк.

Волонтерлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар ролен аерып билгеләп үтәсем килә. Татарстан, үзенең иреклеләр хәрәкәтен үстерүнең ресурс үзәге статусын раслап, өченче ел рәттән «Игелекле эшләр төбәге» дигән исемгә лаек булды. Быел әлеге хәрәкәткә 66 мең кеше кушылды. Залда «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтендә катнашучылар утыра.

Сезгә һәм барлык волонтерларга олы рәхмәтемне җиткерәм!

Граждан җәмгыяте институты буларак, массакүләм мәгълүмат чаралары зур әһәмияткә ия. Мәгълүмати киңлектә радикаль һәм тискәре процессларга каршы тору, төгәл булмаган һәм ялган хәбәрләрне фаш итү кебек мәсьәләләр бик җентекле игътибар сорый. Әлеге нисбәттән, үзенең һөнәри осталыгы һәм гражданлык позициясе нигезендә редакция сәясәтенә йогынты ясый алырдай журналистларыбызның роле бик мөһим булуын аерып билгеләп китәм. «Татмедиа» агентлыгы республиканың Журналистлар берлеге белән әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә тагын да активрак эшләргә тиеш.

Хөрмәтле депутатлар!

Республиканың чит ил партнерлары, Россия төбәкләре белән сәүдә-икътисади, инвестиция, фәнни-техник, мәгърифәти һәм мәдәни элемтәләре — Татарстан үсешенең әһәмиятле факторы. Ислам дөньясы илләре, Көнбатыш дәүләтләре төбәкләре, шулай ук БДБ илләре белән күптөрле тармаклар буенча хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү зарур. Традицион рәвештә Татарстанда уздырыла торган киң колачлы халыкара һәм бөтенроссия форумнары һәм бәйгеләре мөмкинлекләреннән тагын да киңрәк файдаланырга кирәк. Алар бөтенроссия һәм халыкара мәйданда безнең эшчәнлегебезне киңәйтүгә хезмәт итәргә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга этәргеч бирергә тиеш.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Дөнья зур тизлектә үзгәреш кичерә, киң мәйданда цифрлы технологияләргә күчеш бара. Әлеге үзгәрешләр һәр кешегә, һәр гаиләгә, һәр һөнәргә, һәр оешмага һәм предприятиегә, икътисадның һәм социаль өлкәнең барлык тармакларына да кагыла.

Республикада әлеге юнәлештә бик күп эшләр башкарылды һәм алар дәвам итә. Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге ИT-үзәкләр һәм мәгариф оешмалары булдырылды, электрон сервислар актив рәвештә кулланыла башлады, зур ИT-компанияләр уңышлы үсеп килә. Бүгенге көндә комплекслы платформа карарларын эшләү һәм бүленгән ситуация үзәкләрен үстерү эше алып барыла. Коммуникацияләрдән, инфраструктурадан һәм хезмәт күрсәтүләр һәм белешмәләрдән файдалану өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәргә кирәк. Казан шәһәре үзәгендә ИТ-квартал төзү әлеге юнәлештә тагын бер әһәмиятле адым булачак.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, цифрлаштыру — үзмаксат түгел. Бу, беренче чиратта, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның мул тормышын тәэмин итү, керемен арттыру, шулай ук бизнесның конкурентлыкка сәләтен үстерү мөмкинлеге бирә торган бер чара. Алга таба да «цифр»га күчүне дәвам иттерү өчен безгә тагын да катлаулырак мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Бу исә — мәгариф системасы һәм кадрлар әзерләү өлкәсе өчен генә түгел, барлык башка тармаклар өчен дә җитди сынау. Чөнки безгә гадәти уй һәм карашлардан, калыплашкан фикерләрдән баш тартырга, тамырдан үзгәрергә, яңа белемнәр үзләштерергә һәм башкаларны да үзебезгә ияртергә кирәк булачак.

ИТ-технологияләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда мөһим ролен исәпкә алып, киләсе ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителә. 

Хөрмәтле депутатлар! Кадерле ватандашлар! «Адым-адым — юл булыр, тамчы-тамчы — күл булыр», — ди халкыбыз. Нәкъ шулай, бары тик алга атлап, без бөтен планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Иң мөһиме — бу юлдан бергәләп барырга, үзгәрешләрдән курыкмаска!

Без бергә! Безнең көч — бердәмлектә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100