Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юллама-2018: Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан 16 төп фикер

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залы бинасында Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты әйткән 16 фикерне тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Юллама-2018: Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан 16 төп фикер

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре - барлыгы 600гә якын кеше катнашты.

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы булачак

- Казанда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр дөнья чемпионатына бер елдан азрак вакыт калып бара. Без туплаган тәҗрибә, республикада WorldSkills хәрәкәте инфраструктурасын актив үстерү, узган елда бөтен Россия күләмендә үткән бәйгедә Татарстан командасының икенче урын алуы – болар барысы да Чемпионатның уңышлы узасына яхшы алшартлар булып тора. 70 тән артык ил вәкилләре 50 дән артык төп компетенция буенча көч сынашачак. Әмма безнең өчен Чемпионатны уздыру гына түгел, бәлки дөньякүләм тәҗрибәне, технологияләр һәм күнекмәләрне үзләштерү, җәмгыятьнең һәм бизнесның игътибарын киләчәктә ихтыяҗ туачак һөнәрләргә юнәлтү, аларның популярлыгын арттыру, югары һөнәри стандартлар урнаштыруга шартлар тудыру мөмкинлеге дә бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә дә 2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

Футбол чемпионаты Татарстанның киңкүләм чаралар уздыруга сәләтле икәнен тагын бер кат исбатлады

- Илебездә, шул исәптән республикабыз башкаласында гөрләп узган футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары спорт һәм кунакчыллык бәйрәменә әверелде, якты, матур хатирәләр калдырды. (...) Мундиаль уздырылган кыска гына вакыт эчендә Казанда 300 меңнән артык турист булып китте. Күп кенә күрсәткечләр буенча “Казан Арена” һәм башкалабыз иң яхшыларның берсе дип танылды. Бу исә Татарстанның күренекле мәдәният, спорт һәм туризм үзәге дигән матур данын тарату юлында җитди бер адым булды. Кунаклар, хаклы рәвештә, Казанны инфраструктура һәм хезмәт күрсәтү үсеше ягыннан Европа шәһәрләре белән тиңләштерделәр. Дәрәҗәсе һәм масштабы нинди булуга карамастан, теләсә-нинди ярышлар һәм форумнар уздыру республиканың көченнән килүен без тагын бер кат расладык. 

“Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Казанда мәгърифәтчегә һәйкәл ачыла”

- Шиһабетдин Мәрҗани – татар дөньясының олы шәхесе. Аның тууына быел 200 ел тулды. Мәрҗани исемен йөрткән мәчет янында бөек галимгә һәйкәл ачылачак. Бу – аның халкыбыз үсешенә керткән зур өлешен тану булачак.

Туган телне өйрәтү камилләштерелергә тиеш һәм Татарстанда Милли педагогия институны төзүне тәмамлау зарур

- Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнү турындагы закон проектының җәмәгатьчелектә тикшерелүе кайбер киеренкелек чыганакларын һәм илебезнең күпмилләтле мәдәнияте үсешендә әлеге теманың аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Тулаем алганда, безнең фикерләребез һәм карашларыбыз экспертлар һәм федераль хакимият органнары тарафыннан кабул ителде. Гамәлдәге законнарга тирәнтен уйлап кертелгән төзәтмәләр варианты Россия халыкларының туган телләрен өйрәнү өчен кирәкле шартлар тудыра. Владимир Владимирович Путинның “Машук” мәгърифәти форумында әйткән сүзләре безгә ышаныч өсти. Монда ул милли телләрне саклап калу программасын яңа нигезгә корып, тергезергә өндәде. Шуның белән бергә, тел мәсьәләсе тирәсендә барган фикер алышулар безнең мәгариф системасы һәм барыбыз өчен җитди сабак булырга мөмкин. Озак вакыт дәвамында татар телен өйрәнү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләләре хәл ителмәү – безнең җитди кимчелегебез. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль министрлык белән хезмәттәшлектә вазгыятьне төзәтүгә юнәлдерелгән чараларны тиз арада күрергә кирәк. Уку планнарында һәм программаларында туган телне өйрәнүнең мәҗбүрилеге исәпкә алынырга тиеш. “Республиканың дәүләт теле” предметын өйрәнүне камилләштерү эше дәвам ителергә тиеш. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тулаем милли мәгариф инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләргә һәм КДУ белән берлектә Милли педагогия институтын төзүне тәмамларга кирәк.
Балалар театрларына ярдәм күрсәтеләчәк 

- Россиядә Театр елы дип игълан ителгән киләсе елда бай эчтәлекле зур эш уздырылачак. Бу исә бөтен илебездә мәшһүр театрларыбыз – Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры традицияләрнең буыннан-буынга тапшырылып килүен билгеләп үтү, шулай ук республикадагы башка театр коллективларына, аеруча балалар театрларына ярдәм күрсәтү өчен күркәм бер сәбәп булып тора. Театрның уникаль формаларын рухи байлыгыбызны, классик әдәбиятның, рус һәм татар телләренең матурлыгын, халыкларыбыз милли мәдәниятенең үзенчәлекле традицияләрен ачу өчен мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәк. 

 

Пушкин исемендәге Рус мәдәнияте үзәге ачылачак

- Киләсе елда истәлекле даталар эстафетасын Александр Сергеевич Пушкинның юбилее кабул итеп алачак. Тиздән бөек шагыйрь исемендәге Рус мәдәнияте үзәге үз ишекләрен ачачак.
Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының үсеш стратегиясен кабул итүне суза

- Республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның конституцион бурычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча актуаль булуын күрсәтте. Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән, “Ана теле” челтәрен киңәйтү кирәк. Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы. Татарстанның дәүләт белән дин, конфессияләр арасындагы үзара багланышларны камилләштерүгә өстенлек бирүе, гомумән алганда, рухи һәм иҗтимагый үсеш халәтенә уңай йогынты ясый.

Халыкның үзмәшгульлеге өлкәсендә гарантияләр булдыру зарур

- Татарстан әлеге категория гражданнар белән эшләүнең яңа рәвешләрен кулланышка кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кертелде. Эш белән үзен-үзе тәэмин итүчеләргә гарантияләр бирү һәм аларны хокукый яклау, шулай ук аларның үз эшчәнлекләрен законлы алып баруда кызыксынганлыгын арттыру мәсьәләләрен карап тикшерү зарур.

“Дин әһелләренең гаилә институтын ныгыту юнәлешенә игътибар бирүе әһәмиткә ия”

- Дини берләшмәләрнең актуаль социаль бурычларны хәл итүдә катнашу активлыгы артты. Бу очракта традицион рухи хәзинәләргә нигезләнгән гаилә институтын ныгытуга аеруча зур игътибар бирелүе әһәмияткә ия. Без үзгәрешләр заманында яшибез: икътисад, социаль өлкә һәм тормыш рәвеше гел үзгәреп тора. Җәмгыять үсешендә төрле карашлы, төрле милләт һәм дин вәкилләренең гражданлык җаваплылыгы һәм социаль бердәмлеге зур роль уйный. Бу – ил һәм республика үсеше дәрәҗәсенең әһәмиятле күрсәткече. .

Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү бурычы тора

- Пенсия турында законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә пенсия яшенә җитмәгән кешеләрне эш белән тәэмин итү, аларны һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм сәламәтләндерү мәсьәләләрен хәл итү өлешендә бик җитди эш алып бару таләп ителә. Федераль законнарда эш бирүчеләрнең әлеге категория гражданнар өчен эш урыннарын саклап калуда җаваплылыгын кискен арттыру каралды һәм бу гражданнарга барлык федераль ташламалар да сакланып калды. Татарстанда да нәкъ шундый ук ташламалар кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында әлеге мәсьәлә карап тикшереләчәк.


Татарстандагы социаль программалар дәвам итәчәк

- 2010 елдан алып республикада 5 мең километрдан артык автомобиль юлы, 124 күпер төзелде һәм төзекләндерелде, меңнән артык шәһәр йортлары ишегалдында юллар тәртипкә китерелде, 62 мең кеше яши торган 426 авыл торак пунктларына асфальт түшәлде. Агымдагы елда юл төзелеше тармагына 25,5 млрд сум акча бүлеп бирелде. Республикада тормышка ашырыла торган программалар нәтиҗәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра, инфраструктура үсә, һәрбер муниципалитетның һәм тулаем республиканың йөзе үзгәрә. Хәзер һәрбер районда заманча социаль, мәдәни һәм спорт объектлары бар. Берсүзсез, гаять зур эш башкарылды. Быел гына да республикада 44 млрд сумга 38 программа гамәлгә ашырыла. Без, һичшиксез, бу эшне дәвам итәчәкбез. 
Эшмәкәрлеккә мәктәп яшеннән өйрәтә башлау бурычы бар 

- Кече һәм урта бизнес – муниципалитетлар икътисады үсешенең төп нигезе булып тора. Шуны да билгеләп үтәсем килә, эшкуарлыкка балаларны мәктәптә укыган еллардан ук, шул исәптән махсус түгәрәкләр, кванториумнар, яшьләр инновация иҗаты үзәкләрендә өйрәтә башларга кирәк. Моннан тыш, көллиятләрдә һәм югары уку йортларында чыгарылыш квалификация эшләре шәхси бизнес булдыру һәм аны үстерүгә юнәлдерелгән булуына омтылу кирәк. Без бизнес өчен “Ышанычлы бизнес”, “Үзгәртеп кору”, “Турыдан-туры эшкә күчик!” кебек күптөрле мәгариф программаларын гамәлгә ашыру эшен дәвам итәбез, шулай ук Эшкуар йорты кебек яңа проектларны башлап җибәрәбез. Әлеге барлык проектлар үз эшен яңа башлап җибәрүчеләр, шул ук вакытта тәҗрибәле бизнесменнар өчен, шул исәптән контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек итүдә яңа белем һәм күнекмәләр алуга юнәлтелгән. Бу коррупциячел хокук бозу очракларын профилактикалауның да үтемле юлы булып тора.
Буш җирләр булмаска тиеш

- Соңгы 4 елда гына да республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 6,5 мең гектарга кимеде, шулардан 5 мең гектар җир торак пунктлар составына күчерелде. Беренче чиратта, бу Лаеш (2,7 мең га), Питрәч (800 га), Биектау (500 га), Зеленодольск (500 га), Югары Ослан (300 га) һәм Тукай (300 га) муниципаль районнарына кагыла. Әмма җирләрнең категорияләрен үзгәртү еш кына торак пунктларның комплекслы һәм тотрыклы үсешенә китерми. Күп кенә җир кишәрлекләре озак вакыт дәвамында кулланылмыйча ята. Бу хәл хакимият органнары, аерым алганда, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың баш архитекторы, район башлыклары тарафыннан тиешле контрольнең булмавын күрсәтә. Хәтта күчерелгән җирләр турында гап-гади мәгълүмат туплау эше дә алып барылмый!

Республика Хөкүмәтенә әлеге вазгыятьне махсус контрольгә алуны йөклим! 

Табибларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары ике тапкырга артты

- Республикада җәмәгать инфраструктурасын үстерү белән беррәттән, илебез Президентының 2012 елның май указлары да тулысынча үтәлде, шул исәптән табиблар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы 2 тапкырга, укытучылар һәм бюджет өлкәсе башка категорияләре хезмәткәрләренең эш хакы бер ярым тапкырга артты, 30 меңнән артык күпбалалы гаиләгә җир кишәрлекләре бирелде, электрон хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы гражданнарның саны 20 проценттан 80 процентка җитте. 

Халыкның гомер озынлыгын арттыру бурычы куела

- Кеше капиталын үстерүдә мөһим фактор һәм, һәркем өчен, һич шөбһәсез, иң кадерле нәрсә ул – сәламәтлек. Халыкның гомер озынлыгын арттыру (илебез Президенты 2024 елга кадәр 78 яшь дип белдерде), кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү сәламәтлек саклау системасы өчен киләсе елларда өстенлекле бурыч булып тора. Әлеге максатларда республикада тагын башлангыч дәрәҗәдә кан тамырларын тикшерү буенча ике үзәк ачу, гамәлдәге 18 үзәкне яңадан җиһазландыру, Республика онкология диспансерын реконструкцияләү, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә аның ике филиалын, шулай ук Балалар онкогематология үзәген төзү планлаштырыла. Моннан тыш, олы яшьтәге гражданнар өчен махсуслаштырылган медицина ярдәме үзәге – гериатрия хезмәте оештыру ихтыяҗы килеп туды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләүне йөклим. 
2019 ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек елы булачак

- 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү зур әһәмиятле тарихи вакыйга булды. Быелның апрель аенда Россия Федерациясе Президентының «Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү» турында Указы чыгарылды. Истәлекле бу датага әзерлекнең төп этабы киләсе 2019 елга туры киләчәк. (...) Хөкүмәт органнарына һәм иҗтимагый оешмаларга үз эшчәнлегендә Татарстан үсеше чагылган материалларны актив файдалану кирәк. Бу, бигрәк тә, яшьләр белән эшләүгә кагыла. Республика уңышларына өлеш керткән һәр исемне, һәр вакыйганы истә тоту бик мөһим.

Юлламага карата фикерләр 
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

- Юллама ул шушы эшләнмәгән, бу эшләнмәгән дип аяну түгел. Безнең республикада хәзерге вакытта, замана үзгәргәндә, базар мөнәсәбәтләренә күчкәндә, шушы елларда үз кыйблабыз табылды. Базар мөнәсәбәтләренә ничек күчүебез, ничек тормышка ашыруыбыз ышаныч тудыра. Үз-үзеңә, кешелек күзенә дә, халкыбыз күзенә дә карап, авыз тутырып әйтергә була: безнең кулыбыздан килә! Монысы булмаган, тегесе булмаган икән дигән сүз бармый бит. Икътисад, сәясәт ягыннан да республика алдынгы рәтләрдә. Хәзер эшләнә торган эшләрне алга таба тагын да камилләштерү мөһим. Алда бару бит ул җиңел түгел. Аның өчен уйларга да, көндәшлеккә сәләтле булу да кирәк! Ул бездән була! Президент юлламасында «Без булдырабыз!» диде, ул чыннан да шулай, бу сүзнең мәгънәсе тагын да тирәнәя, байый дияр идем.

Күңелдә рәхәт булырга тиеш – менә шул бәхет! Безнең буыннан буынга тапшырырлык әйберләребез бар. Социаль-икътисади үсеш рухи дөнья белән бергә үрелеп барырга тиеш! Без моңа лаек!



ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев:

- Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителергә тиеш, дип үзебезнең комитетта да, Бөтендөнья татар конгрессында да күтәргән идек. Чыннан да, бу бик кирәкле документ. Татар халкының киләчәге нинди булыр… Бигрәк тә, бүгенге вазгыятьтә, милли мәктәп, телләр проблемалары шактый кискен тора. Татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләсе яңадан калкып чыкты, һәм бу бик дөрес. Бу мәсьәләне үзәккә алып, аны хәл итмәсәк, татар халкының киләчәген күзаллый алмаячакбыз. Президент, бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җавап бирергә тиеш, диде, ләкин конгресс үзе генә бу эшне ерып чыга алмаска мөмкин, Хөкүмәт, дәүләт структуралары, ресурслар да кирәк. Без комитетта бу хаклы фикер алышырбыз. Монда мәгариф, мәдәният тә, рухи дөнья, фән дә катнаша. Бигрәк тә, безнең комитетка караган бөтен өлкәләр бу мәсьәләне хәл итү өчен үзләреннән өлеш кертергә тиеш. 



 ТР халыкларының Дуслык йорты директоры, парламент депутаты Ирек Шәрипов:

- Милли университет мәсьәләсе чишелешен табарга тиеш. Халыкларның телен, мәдәниятен саклап калу буенча тотрыклы сәясәтне үстерү кебек бурычларның һәрвакыт җитди мәсьәлә. Монда торгынлык булырга тиеш түгел. Һәр ел үзенең проблемасын китереп чыгара. Президент ассызыклаганча, үткән елны телләр проблемасы килеп чыкты. Әгәр дә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә закон тарафыннан ниндидер ачыклык кертелсә, милли телләр, дәүләт телләре буларак, бу мәсьәлә бүгенге көндә дә әле үзенең чишелешен тапмады. Димәк, без бүгенге көндә аның уңай вариантын эзләргә һәм халыкка моны аңлатырга тиеш. Ә бүгенге көндә балаларның, туган тел дәресендә булсынмы ул, дәүләт теле дәресендә булсынмы, икегә, өчкә бүленеп өйрәнүендә ниндидер сораулар, аңлашылмаучанлыклар бар.



Казан мэры Илсур Метшин:

- Без ишеткән мөһим әйбер шул: санкцияләр һәм дөнья икътисадының турбулентлыгы шартларында Татарстан тотрыклы үсеш кичерүен дәвам итә. Республикада, шул исәптән Казанда Россиядә тиңдәше булмаган күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. Әлеге программаларның һәркайсы зур әһәмияткә ия. Без аларны күптәннән көттек. Алар республикабыздагы социаль сәясәтнең барлык юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла. Һәм бу процессның башында инициатор һәм контроль буларак Президентыбыз тора. Безнең бурыч - әлеге программаларны алга таба да дәвам иттерү. Безнең тәҗрибә бар инде – Универсиада һәм футбол буенча Дөнья чемпионаты яхшы күнекмә булды. Һәрбер киң колачлы чара – ул җаваплылыкның яңа дәрәҗәсе, яңа масштаб һәм яңа компетенцияләр. Бурычлар куелды һәм без аларны үтәргә әзер.

2019 елда гамәлгә ашыру күздә тотылган ике төп бурыч: ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills чемпионаты.

“Юллама тормышка ашса, Россиядә Татарстанның абруе тагын да артачак”

Татарстан Президентының Дәүләт Советына Юлламасы – Татарстанның социаль-икътисади үсеше турында зур программа. Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков “Татар-информ” хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

-Бу программада бөтен бурычлар куелган. Медицина, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә дә бурычлар билгеләнә. Аларны ничек итеп тормышка ашыру – барысы да Юлламада әйтеп бирелгән. Әгәр ул Юллама тормышка ашса, халык, республика өчен дә зур дәрәҗәдә була. Россия Федерациясендә Татарстанның абруе тагы да күтәрелә, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100