Юлия Началованың самолетта күкрәкләре шартлап, канга баткан
Җырчы Юлия Началова самолетта коточкыч хәлгә юлыккан.
Күкрәкләрен зурайткач, пластик табиблар аны өч ай дәвамында күзәтеп торган. Шуннан соң, җырчыны тынычландырып җибәргәннәр.
АКШтан Россиягә таба очканда Юлиянең кәефе киткән, температурасы күтәрелгән. Ачып караса, күкрәкләре канга баткан булган.
Җырчының күкрәкләрендәге җөйләр шартлап, аерыла башлаган.
Россиягә кайткач, аңа кабат операция ясарга туры килгән.