Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлия Началованың кызын әтисе яңа гаиләсенә алган

Юлия Началованың кызын әтисе яңа гаиләсенә алган

news_top_970_100
Юлия Началованың кызын әтисе яңа гаиләсенә алган

Юлия Началованың элекке ире - футболчы Евгений Алдонин "Советский спорт" газетасына кызлары Вера турында сөйләгән. Спортчы Юлия белән никахта вакытта туган кызы - 12 яшьлек Вераны үз гаиләсенә алачагын әйткән. 

"Мин аны үземнең яңа гаиләмә алдым. Минем өчен иң мөһиме - Вераның күңеле тыныч булуы. Аның якыннары һәм туганнары җылысында һәм мәхәббәтендә тәрбияләнүе", - дигән Евгений Алдонин. 

Ул кызын тәрбияләүдә моңарчы катнашмауга үкенүен әйткән. "Кызым кечкенә вакытта мин турнирларда йөрдем", - дигән ул. Аннары ул Юлия белән аерылыша. Юлия Началова кызы өчен Евгенийдан да яхшырак әтине күз алдына да китерә алмаячагын әйткән иде. 

Футболчы икенче хатынга - Ольгага өйләнгәч тә, Вера белән аралашуын дәвам иткән. Юлиянең вафат булуы турында ишеткәч, Алдонин шок хәлендә калуы турында әйткән. 

Юлия Началова вафат булгач, Вераны җырчының әтисе белән әнисе тәрбиягә алган иде. Хәзер Евгений кызын үзе тәрбияләячәк. "Минем хатыным Оля һәм Темочка (Евгенийның яңа гаиләдәге улы) Верага бик яхшы мөнәсәбәттә. Мин кызымны бик яратам", - дигән ул. 

38 яшьлек Юлия Началова 16 мартта аягы туфлига кырылудан башланган кан агуланудан вафат булды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100