Юлия Началованың хәле тагын да кискенләшкән: йөрәге һәм кан тамырлары тиешенчә эшләми

Комада яткан җырчы Юлия Началованың хәле кискенләшкән, дип яза Лайф.ру. Аның йөрәге һәм кан-тамырлары тиешенчә эшләми.
Соңрак РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте.
Сайт язуынча, Юлия Началова подагра белән авырый. Җырчы бу авырудан дәвалана алмавы турында сөйләгән булган. Бу авыруны "Корольләр чире" дип атыйлар. Чөнки ул элекке заманда тәмле ашап яшәгән байларда гына күзәтелгән. Бу маддәләр алышынуы бозылуы белән бәйле авыру, бөерләр организмдагы шлакны чыгара алмый. Шул сәбәпле, буыннарга тоз утыра.
Хәзерге вакытта табиблар җырчыны дәвалау планына үзгәрешләр кертү турында уйлый. Якын арада табиблар консилиумы җыелачак.
38 яшьлек Юлия Началова 8 март көнне хастаханәгә эләгә. Җырчының канында шикәр күләме артуы һәм башка авырулары да кискенләшүе билгеле була. Началованың менеджерлары башта бу хәбәрне кире какты, "саташу" дип атады, җырчының Италиядә ял итүе турында яздылар. Соңрак Юлия Началованың туфли белән аягын кыруы сәбәпле, тикшеренү узуын әйттеләр.
Соңрак РЕН ТВ Юлия Началованың авыр хәлдә булуын - ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте.
Сайт язуынча, Юлия Началова подагра белән авырый. Җырчы бу авырудан дәвалана алмавы турында сөйләгән булган. Бу авыруны "Корольләр чире" дип атыйлар. Чөнки ул элекке заманда тәмле ашап яшәгән байларда гына күзәтелгән. Бу маддәләр алышынуы бозылуы белән бәйле авыру, бөерләр организмдагы шлакны чыгара алмый. Шул сәбәпле, буыннарга тоз утыра.
Җырчының кискен авырып китүенең башка сәбәпләре әлегә билгеле түгел.