news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Юлия Началованың дусты җырчыда яман шеш булуын әйткән

Юлия Началованың дусты җырчыда яман шеш булуын әйткән

news_top
Юлия Началованың дусты җырчыда яман шеш булуын әйткән
Телевидение алып баручысы, "Один в один" телепроектында Юлия Началовада шөгыльләнгән Егор Иващенко җырчыда яман шуш булуын хәбәр иткән. Бу хакта ул "Комсомольская правда" газетасында интервьюда сөйләгән.

Иващенко белән Началова телепроектта бик дуслаша. Съемкалар башланганчы, Юлия үзендә лимфома, ягьни лимфа бизе яман шеше табылганын әйтә. Җырчы авыруын җиңә алды, ди егет.

"Юлия авыруның башлангыч стадиядә табылганын әйтте, шуңа ул аны тиз җиңгән. Мөгаен, химиотерапия аркасында иммунитеты түбән булгандыр", - дип сөйләгән Иващенко. 

Егор Юлия белән бер ай элек сөйләшкәнен әйткән. "Началова, мөгаен, катлаулы чорга керүен сизгәндер, ләкин гомере шулай тиз өзелер дип уйламагандыр. Юлия үзен сәхнәгә багышлады, беренче чиратта үзе турында түгел, тамашачылары турында уйлый иде", - дип сөйләгән Иващенко. 

Юлия Началова 16 март көнне аягына операциядән соң вафат булды. Аңа кадәр җырчы берничә көн кома хәлендә ятты. Әтисе кызының абсцесстан үлгәнен әйтте.

Җырчы 21 март көнне Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләнәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар