Юлга чыкканда нинди догалар укырга? «Хозур дин турында» сәхифәсендә аңлатыла.
Автомобильгә утыргач яки руль артына утыргач: «Бисмилләһ».
Өч, биш яки җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» уку.
Пәйгамбәребез ﷺ догасы:
«Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикә гътәсамтү. Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».
Аннары:
«Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин».
Өч тапкыр «Әлхәмдүлилләһ», өч тапкыр «Аллаһу Әкбәр».
Соңыннан:
«Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә.»
Мәгънәсе: «Аллаһ, Сине тәсбих итәмен. Мин үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит. Чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр.»