Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлга чыкканда доганы нинди тәртиптә укырга?

news_top_970_100
Юлга чыкканда доганы нинди тәртиптә укырга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында юлга чыкканда нинди дога укырга икәнен язалар.

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, «Бисмилләһи» сүзләре әйтелер, 3, 5 яисә 7 мәртәбә «Аятел-Көрси» укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган:

اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ

اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ

«Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з‌әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».

«Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Гөнаһларымны гафу ит һәм, кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»

«Бисмилләһ»тән соң:

سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ

«Сүбхәәнәлләз‌ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин».

«Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде».

Бу сүзләр укылыр һәм 3 тапкыр «Әлхәмдүлилләәһ», 3 тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң:

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

«Сүбхәәнәкә иннии з‌аләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз‌-з‌үнүүбә илләә әнтә».

«Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100