Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлдан табылган әйберне, хуҗасы табылганчы, күпме сакларга кирәк?

Сорауга “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруында ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирде.

news_top_970_100
Юлдан табылган әйберне, хуҗасы табылганчы, күпме сакларга кирәк?

Сорау: - Бер-ике ай элек юл кырыеннан бер дә киелмәгән кыз балалар башлыгы табып алдык. Бәясе язылган кәгазе дә бар, 450 сум диелгән. Хуҗасын эзләп, белдерүләр дә куеп карадык. Әмма бүгенгәчә хуҗасы табылмады. Инде хәзер берәр мохтаҗ гаиләдәге балага бирергә уйлыйм. Әмма шикләнәм, мин бу башлыкның хуҗасын кайчанга кадәр көтәргә тиешмен?

Җавап: Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр бер мал табасыз икән, аны бер ел танытырга кирәк”, - ди. Димәк, бер ел узганнан соң башлыкның хуҗасы табылмаса, аны үз ихтыярыгызда куллана аласыз. Мохтаҗ, мескен гаиләгә тапшырсагыз, аның савабы тагын да артыр, иншаллаһ. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100