Юлдан чыгып баручы кызны иномарка куып җитеп бәреп киткән мизгел видеога эләккән
Юлдан чыгып баручы кызны иномарка куып җитеп бәреп киткән мизгел видеога эләккән
13 ноябрьдә Таганрогның Лиза Чайкина урамында Range Rover машинасы бер кызны бәрдергән. Кыз юл аша «зебра"дан чыгып бара торган булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Авария вакытында урамда салкын була. Кар һәм боз яткан асфальттан зур тизлектә машина килә. Юлның бу урынында «40 км\сәг» дигән чикләү билгесе дә була.
Бу вакытта юл аша җәяүлеләр чыгып бара. Алар зур тизлектә килгән машинаны абайламый кала. «Зебра»дан барган кыз паникага бирелә һәм йөгерә башлый. Машина йөртүче исә туктый алмаслыгын аңлап, рулен читкә бора.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, авария тротуардан берничә сантиметр ераклыкта гына килеп чыга. Зур иномарка кызны шунда куып җитә. Бәрелгәннән соң кыз читкә очып китә. Машина исә берничә дистә метр узып киткәч кенә туктала.
Кызның сынган урыннары юк, ул бәрелеп имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.