Юлдан чыгып баручы балалар төркемен үзбушаткыч таптаган мизгел видеога эләккән
Машина белән идарә иткән 48 яшьлек ир-атны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
26 сентябрьдә Приморье өлкәсенең Фокино шәһәре читендә юл аркылы чабып чыгып баручы балаларны үзбушаткыч машина таптаган. Фаҗига Артем-Находка-Көнчыгыш порты трассасының 99 километрындагы була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Биш бала олылар белән бергә диңгездән кайтып бара. Алар юлны кыскартмакчы була һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша йөгереп чыга башлыйлар. «Хонда» машинасын йөртүче балаларны күреп ала һәм туктала. Ә чуерташ төялгән үзбушаткыч машина иномарканы узарга чыга, балаларны күргәч ул кычкырта башлый. Ләкин машина да, балалар да туктамый.
Аварияне видеорегистратор төшереп алган. Кадрларда юл аша йөгерешүче балалар күренә. Машина алар өстенә килә, балалар берәм-берәм тәгәрмәч астында калганы аңлашыла. Аннары үзбушаткыч әле тагын берничә метр узгач кына туктап кала.
Шулай итеп, 8 һәм 9 яшьлек иң кыз тәгәрмәч астында кала, кызларның берсе урында ук үлә, икенчесе җитди имгәнә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр.
Медицина тикшерүе узганнан соң, үзбушаткыч йөртүчесе аек булуы ачыклана. Аңа карата җинаять эше ачылган, Үзбушаткыч белән идарә иткән 48 яшьлек ир-атны тугыз елга колониягә озатулары ихтимал, диелә хәбәрдә,