Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юлдагы чокырга очрап машина ватылса, зыянын кем түләргә тиеш?

news_top_970_100
Юлдагы чокырга очрап машина ватылса, зыянын кем түләргә тиеш?
"Татар-информ" архивы

«Кар белән асфальт та эри» дигән гыйбарә шаярту кебек кабул ителсә дә, чынлыкка туры килә. Юлдагы асфальт катламы салкын һава торышы аркасында җимерелә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Безнең якта климат шундый инде – көзен су вак кына ярыкларга да кереп тула да шунда ката. Аннары, эрегәндә, катламны җимерә. Сезон вакытында кату-эрүләр берничә тапкыр да булырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә язын юлларда тирән чокырлар хасил була.

Машина шундый чокырга очрагач, тәгәрмәчләр генә түгел, бөтен «ходовойга» зыян килергә мөмкин, ди автомастер Павел Марьянов. Күп очракта шиналар һәм дисклар ватыла. 60 км\сәг тән зуррак тизлектә чокырга бәрелсәң, штампланган дисклар бөгелә, ә коелган (литый) дисклар ярылу да ихтимал.

Шиналарга зыян килгәне вакыт узгач кына беленергә мөмкин.

«Чокырлар аркасында күбесенчә басымы түбән булган шиналарга зыян килә. Йөртүче чокырга бәрелгәнен сизми дә калырга мөмкин, ә бераздан шина кырыенда «бүсер» (грыжа) барлыкка килә.

Шинада басым артык булса, резина чокырга эләккәч үк шартларга мөмкин. Ул чакта йөртүче шунда ук чокырны сизәчәк инде», – ди Павел Марьянов.

Юрист сүзләренчә, юлдагы чокыр озынлыгы 15 см дан, тирәнлеге 5 см дан, мәйданы 60 квадрат сантимердан артмаска тиеш.  Бу параметрларның берсе генә бозылса да, автомобильче юлчылардан компенсация таләп итә ала. Ләкин йөртүче үзе юл кагыйдәләрен бозмаган булырга тиеш.

Йөртүчеләр «Юл йөрү кагыйдәләре»нең 10.1 пунктын истә тотсын. Бу пункт буенча, йөртүче транспорт чарасын тиешле чикләүдән югарырак тизлектә йөртмәскә, хәрәкәт интенсивлыгын, транспорт чарасы һәм йөкнең үзенчәлекләрен, юл һәм һава торышы шартларын исәпкә алырга тиеш. Тизлек машина йөртүче хәрәкәтне контрольдә тотарлык, ә хәрәкәт өчен куркыныч туса, йөртүче тизлекне киметеп, транспорт чарасын туктату чаралары күрә алу мөмкинлеге булсын, диелә бу кагыйдәләрдә.

Нәкъ менә шушы закон компенсация алуга комачаулый да инде. 

Чокырга эләккән очракта компенсация алу өчен эш тәртибен адвокат Сергей Русинов аңлата. Башта авария фактын теркәргә – фото төшерергә, аннары ЮХИДИ чакырырга, аннары экспертизага заказ бирергә кирәк. Экспертиза зыян суммасын билгели. Аннары аварияне рәсмиләштергәч, юлның бу участогы өчен җавап бирә торган оешмага дәгъва язарга кирәк. Әгәр оешма җавап бирмәсә, судка мөрәҗәгать итегез. Яки дәгъваны баштан ук суд аша биреп була, ди адвокат.

Юл өчен җавап бирә торган компанияне шәһәр хакимиятендә белеп була. 

Чокырны фотога төшергәндә, линейка куеп, аның үлчәмнәрен дә күрсәтү хәерле. Кул астында линейка булмаса, аннары үлчәп була торган әйбер куеп чагыштырып төшерегез. Әлбәттә, машинага килгән зыянны да фотога төшерегез.

ЮХИДИ протоколына аңлатмада сез бу участокта хәрәкәт интенсивлыгын, һава һәм юл шартларын исәпкә алып,  тиешле тизлекне арттырмавыгызны (бу санга штраф салынмый торган +19 чиге керми) күрсәтергә онытмагыз. Аннары юл өсте корымы-дымлымы, тәүлек вакыты караңгымы-яктымы икәнен дә теркәгез. 

Шуны истә тотыгыз – күз күреме яки һава шартлары начар булганда, тизлек максималь рөхсәт ителгән саннан кимрәк булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100